Бу атнада республикада 36 градуска кадәр салкын булуы ихтимал
Синоптиклар якын көннәрдә салкын һава торышы урнашуы, юлларда бозлавык хасил булуы турында кисәтә.
(Тәтеш, 7 февраль, «Тәтеш таңнары»). Бу атнада Татарстанда аязганда -36 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге берничә көнгә һава торышы фаразлары турында хәбәр итә.
«9 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы -26…-31 градус, ә аязганда -36 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава температурасы -22…-27 градус булуы көтелә», диелә синоптиклар хәбәрендә.
Бүген, 8 февральдә, Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Көндез — -22…-27 градус көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.
10 февральдә болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Иртән һәм көндез кар явуы һәм буран чыгуы ихтимал.
Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, аязганда -33 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез һава температурасы -16…-21 градус булачак.
Метеорологлар юлларда бозлавык хасил булуы турында кисәтә.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/07-02-2021/kil-se-atnada-tatarstanda-36-graduska-kad-r-salkyn-buluy-ihtimal-5804609
фот: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев