Бурыч – шәһәр урамнарын төзекләндерү
“Үзәк” территориаль иҗтимагый үзидарәсе – шәһәрнең биш территориаль иҗтимагый үзидарәсе арасында иң зурысы.
(Тәтеш, 16 апрель, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).
– Безнең шәһәрдә төзекләндерү буенча актив эш алып барыла, анда район җитәкчелеге һәм шәһәрлеләрнең өлеше зур. Кешеләр туган якларының язмышына, үзләре яшәгән урыннарга битараф түгел. Соңгы елларда, пандемия булуга карамастан, тәтешлеләр үз йортларында һәм фатирларында гына түгел, йорт яны территорияләрендә алга таба да уңайлылык һәм тәртип булдыру эшләренә керешергә әзер, – дип билгеләп үтә “Үзәк” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Дмитрий Пирогов. – Корылмаларның, шәһәр урамнарының тышкы күренеше, уңайлы яшәү дәрәҗәсе аның шәхси өлеш кертүеннән торуын һәркем аңлый һәм шуңа күрә күпләр җирле әһәмияттәге проблемаларны хәл итүдә актив катнаша.
“Үзәк” ТИҮнең юнәлешләре күп: төзекләндерү, социаль якланмаган төркемдәге кешеләр белән эшләү, хокук бозуларны, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау. Беркетелгән территориядә яшәүче халык белән аралашу һәм урамнарны карап чыгу аның гамәли эшчәнлегенә керә. ТИҮ активистлары мәгълүмати чаралар үткәрәләр, алдакчылык алымнары турында күптән түгел профилактик листовкалар ябыштырганнар.
– “Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында өч тапкыр катнаштык, шуның нәтиҗәсендә үзебезнең проектларга грант ярдәме алдык, – дип хәбәр итте Дмитрий Николаевич. – 2015 елда үз категориябездә беренче урынны алдык – грант акчасына шәһәр буасы янында балалар мәйданчыгы урнаштырдылар, 2018 елда икенче булдык, акча шәһәр үзәгендәге Бөек Ватан сугышында катнашучыларның обелискын ремонтлауга сарыф ителде. Узган ел янә җиңүгә ирештек, алган акчага үзебезнең проектны тормышка ашыра алдык: Гагарин урамында балалар һәм спорт мәйданчыгы – скверда балалар һәм өлкәннәр өчен ял итү урыны ясалды. Әлеге сквер, өлкән яшьтәге тәтешлеләр искә алуынча, 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагаринның галәмгә очуы хөрмәтенә нигез салынган. Юбилей елында аны төзекләндерергә булдык. Территорияне чистартуда шәһәр Советы депутаты Наталья Рыжова, “Тәтеш” МУП җитәкчесе Рифкать Әхмәтов, көллият курсантлары, якын-тирә йортларда яшәүчеләр зур ярдәм күрсәттеләр. Бу территорияне алга таба үстерү перспективасы белән башлангыч нигез салынды.
Акчаның бер өлеше чик сакчылары хөрмәтенә шәһәр паркындагы һәйкәл янындагы территорияне төзекләндерүгә тотылды.
– Без торак-коммуналь хуҗалык, хокук тәртибе, төзекләндерү һәм башка мәсьәләләрне дә хәл итәбез. Алда әле күп эшләр башкарасы бар, – дип дәвам итә ТИҮ җитәкчесе. – Шәһәрлеләрнең битараф булмавы нәтиҗәсендә үз көнкүрешебезнең культурасын барыбыз бергәләп күтәрербез, шәһәрнең һәр урамын чиста, матур, уңайлы итәрбез, дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев