Чыгарылышларга планшет тапшырдылар
Тәтеш районындагы мәктәп укучыларын читтән торып уку өчен планшетлар белән тәэмин иттеләр.
(Тәтеш, 17 апрель, «Тәтеш таңнары») Күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге 9нчы һәм 11нче сыйныфлардагы кырык тугыз укучыны төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләнер өчен заманча бик яхшы, тиз эшли торган планшетлар белән тәэмин иттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча әлеге техник әйберләр Татарстандагы барлык чыгарылышлар өчен сатып алынды.
“Килеп туган хәлдән балалар зыян күрергә тиеш түгел, безнең бурыч – аларга шартлар булдыру, гаиләләргә ярдәм итү, алар хәзер моңа аеруча да мохтаҗ”, – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы.
Безнең республикабызда барлыгы 30 миллион сумнан артыкка 2 мең планшет биреләчәк.
Киләсе уку елларында гаджетлар моңа мохтаҗ булган мәктәп укучыларына тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев