Долиновка – әлеге авыл юк инде
Безнең басманың социаль челтәрдәге бер төркемендә видеоязма урнаштыру, Долиновка авылының Куйбышев сусаклагычы суы астында калуы мавыктыргыч сәяхәткә барырга этәргеч ясады.
(Тәтеш, 2 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова) Агымдагы елның көзендә Иделдә урыны белән комлык ачылып, урыны белән төптәге ташларны күрсәтеп, су саекты, шуңа күрә дә безнең яр буйлап Долиновкага бару мөмкинлеге барлыкка килде. Теләгебезне озакка сузмыйча, ноябрь башында, һава торышы бик үк яхшы булмауга карамастан, сәяхәткә кузгалабыз. Без – бу төрле яшьтәге һәм төрле һөнәрдәге, социаль челтәрдә басылган шәрехләмәләрдә юкка чыккан авыл урынына сәяхәт кылырга теләк белдергән тәтешлеләр. Урюмнан Николай Кильганов экскурсия алып баручы буларак сөйли. Ул Долиновкада туган һәм 13 яшькә кадәр шунда яшәгән.
Тиешле урынга барганда ук ул яшьлеген сагынып искә ала, авылдашлары турында сөйли, күңелендә сакланган хатирәләре белән уртаклаша.
– Долиновкада һәркемнең дә диярлек кушаматы бар иде. Гунга бар иде, бу озын дигәнне аңлата. Наган. Күп урыннарның да үз атамалары бар иде – Чертова тавы, Юрмалка, биредә яшәүчеләр Имбрал дип йөрттеләр – анда арыш һәм бодай чәчтеләр, – ди Николай Емельянович. Һәм Урюмда Долиновкада яшәгән дүрт кеше генә калуын, ул – иң яше булуын, моңсу тавыш белән билгеләп үтә.
Маршрутның соңгы ноктасына кадәр барып җитү насыйп булмады: транспорт юеш комда батып калды. Шуңа күрә тукталу урыны ясарга, ә Долиновкага кадәр җәяү барырга булдык. Хәер, аңа кадәр нибары берничә дистә метр гына. Тик монда да безне уңышсызлык көтә: яңгыр комлы ярны үтә алмаслык иткән. Дөрес, без юкка чыккан авыл читендә үк диярлек тукталдык, текә Иделнең ярында могҗизалы рәвештә үсеп калган алмагачлар шул хакта дәлилли.
– Долиновкада өч урам бар иде: Югары (Вярце кура), Урта (Ёткса кура) һәм Түбән (Алце кура). Түбәне – иң кечкенәсе һәм Иделгә якыны, анда – унбиш йорт урнашкан иде. Зират бар иде, әмма ул да, авыл кебек, су астында калды. Ә Долиновка читендәге басуларга иген чәчтеләр. Аны, Куйбышев гидроэлектростанциясен эшләтеп җибәргәч, 1957 елда су басты. Аңа кадәр белгечләр килде, нидер үлчәделәр. Күченү өчен акча һәм йортлар төзүгә агачлар бирделәр. Кешеләрнең яртысы Куйбышев өлкәсенә, яртысы Урюмга китте. Барысы да күченгәч, урман сәнәгате хуҗалыгы пекарнясында эшчеләр өчен ипи дә пешерделәр әле, – дип сөйли Николай Емельянович.
Аның әйтүенчә, пекарнядан тыш, Долиновкада кибет, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы булган. Халыкның барысы да диярлек “Красный буксир” колхозында эшләгән, ә пристаньга еш кына баржалар да туктап торган.
– Башта балалар башлангыч мәктәптә укыды, аннары җәяү Урюмга йөреп белем алдылар. Авылда бер кирпеч бина бар иде – анда башта мәктәп, аннары пекарня урнашты. Нигездә, барлык йортлар да агачтан, салам түбәле иде. Суны коедан алдылар. Керне Иделдә юдылар, сыерларга да шунда су эчерәләр иде. Түбән урамдагы кырый йортта бер әби яшәвен хәтерлим әле. Яз җиткәч, боз киткән вакытта, ярга боз килеп тулгач, ул иконасын алып, дога кылырга чыга иде. Һәм боз чигенә иде! – дип сөйләвен дәвам итә Николай Емельянович.
Шунда ук, яр буенда ул урак һәм чалгы кисәкләрен таба, аларны кызыксынып карый. Бу мизгелдә ул Долиновка ир-егетләренең ничек итеп болында үлән чабуларын, яки инде хатын-кызларның үткен урак белән урган тук башаклы игенне көлтәгә бәйләп куйган мизгелләре турында искә төшерә, дип уйлап куям.
Декабрь аенда Николай Емельяновичка 80 яшь булуга да карамастан, кулына таяк алып, дулкын белән ярга чыгып калган бата торган комны җиңел генә үтеп, ялгыз гына үзенең балачагы үткән урыннарга таба юл тота. Бармаска дигән үгетләүләр дә ярдәм итми. Аның нәкъ шушы мизгелдә берүзе генә калырга теләгәнен аңлыйм.
Өйгә без караңгы төшкәндә кайтырга чыгабыз. Башта Урюм, аннары Тәтеш безне якты утлары һәм ноябрьнең юеш караңгылыгы белән каршы ала. Кечкенә Долиновка авылының үткәненә алып кайтучы сәяхәт көнебез шулай тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев