Эш белән тәэмин итү хезмәте үз эшчәнлегенең 30 еллыгын билгеләп үтте
Дәүләт хезмәте шушы еллар эчендә төрле категория гражданнарны эшкә урнаштыру буенча ярдәм итүдә алыштыргысыз хезмәткә әйләнде.
(Тәтеш, 29 апрель, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).
Мәшгульлек үзәгендә куелган бурычларның ничек башкарылуы турында аның директоры Сергей Цветков сөйләде.
– Туры килерлек эшне эзләүдә ярдәм итү өчен узган елны безгә 484 кеше мөрәҗәгать итте. Агымдагы елның гыйнвар башына 157 кеше эшкә урнаштырылды, шуның өчесе – сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кеше. Исәпләп чыгарылган пособиенең суммасы 1 гыйнварга 20,4 миллион сум тәшкил итте.
Мәшгульлекнең актив төрләре буенча эш алып барылды: 67 кешене иҗтимагый оешмага һәм вакытлыча эшкә урнаштырырга 40 килешү төзелде.
Быелга 50 кешене колачлау белән эшсез гражданнар өчен түләүле иҗтимагый эшләр уздыруны оештыру планлаштырылды.
Эшсез гражданнарга без һөнәри әзерлек, яңадан уку, шулай ук төрле һөнәрләр буенча квалификацияне үстерү буенча бушлай курслар үтәргә тәкъдим итәбез, бу кешеләргә хезмәт базарында кирәкле һөнәргә ия булу һәм алга таба эшкә уңышлы урнашу мөмкинлеген бирә. Өлкән яшьтәге 43 кеше яңадан укып чыкты, 26 эшсез граждан төрле һөнәрләр алу мөмкинлегеннән файдаланды. “Демография” илкүләм проекты кысаларында 12 тәтешле, бала тәрбияләү буенча ялда булган хатын-кызлар, уку курслары узды.
Эш дәвам итә, 33 эшсез гражданинны укыту планлаштырыла.
Һөнәри юнәлеш эшенә хезмәткәрләребез тарафыннан зур игътибар бүлеп бирелә. Узган елда моңа 405 кеше кертелде: 132се – эшсез гражданнар арасыннан, 273е – яшь тәтешлеләр. Башка юнәлешләрдә дә эшләр планлы рәвештә үткәрелә, аның нәтиҗәсендә гражданнарны эшкә урнаштыру бара.
Шунысын билгеләп үтәм, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге түләүләр өчен генә түгел, ә нәкъ тә гражданнарны хезмәткә урнаштыру өчен дә эшли, – дип басым ясады Сергей Цветков. – Бүгенге көндә безнең районда 100дән артык вакансия бар, Интернетта “Россиядә эш” вакансияләр гомумроссия базасында эш эзләү мөмкинлеге бар.
Имтиханнар вакыты җитә, чыгарылышлар мәктәпне тәмамлый, аларга әһәмиятле һөнәрләргә игътибар итәргә, күңелләренә хуш килгәнен сайларга һәм Тәтеш районына белгечләр булып кайтырга киңәш итәм.
Тәтеш районының эш белән тәэмин итү үзәге аркылы хезмәткә урнашкан тәтешлеләрнең уй-фикерләре:
Татьяна:
– Шулай килеп чыкты, узган елны эшсез калдым. Бездәге мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иттем, ярты ел исәптә тордым. Минем урта медицина белемем бар, яңа һөнәри әзерлек буенча бер айлык курслар узарга тәкъдим иттеләр, пандемия аркасында апрельдә бара алмадым, сентябрьдә киттем. Уку да, яшәү дә мәшгульлек үзәге тарафыннан финансланды. Бер ай сизелми дә үтеп китте, имтиханнарны уңышлы тапшырдым, сертификат алдым. Мине шатландырып, безнең район хастаханәсендә шәфкать туташы вакансиясе табылды, инде ярты елдан бирле Тәтештәге медицина хезмәткәрләренең тату коллективында эшлим.
Надежда:
– Узган елның гыйнварында мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Кайда эшкә урнаша алам, миңа шунда тәкъдим иттеләр. Минем сәүдә өлкәсендә эш стажым зур, Максимовкада үз кибетемне ачарга булдым. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән аралашу миңа көч-куәт бирде, актив, инициативалы кешеләр һәрвакытта эш һәм үзенә ошаган хезмәтне таба, дип әйтте ул, район администрациясе һәрвакытта ярдәмгә килә, авыл җирлеге башлыгы Сергей Гаврилов та булышты. Бизнес-план төзедем, тестны уңышлы үттем, шәхси эшкуар булдым. Бизнесны алга җибәрү өчен мәшгульлек үзәгеннән 140 мең сум акча алдым. Хезмәтем белән якташларыма кирәк булуымнан бик канәгатьмен.
Айдар:
– 2018 елда мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәч, андагы хезмәткәрләр миңа шәхси эшкуарлыкны ачарга тәкъдим иттеләр. Мин машиналарга хезмәт күрсәтү өлкәсен сайладым, хатыным белән киңәшләштем, бизнес-план төзедем, аны якладым, августта инде мәшгульлек үзәгеннән акча алдым, берникадәр үземнән дә куштым һәм үз эшемне ачып җибәрдем. Акча эшләү мөмкинлеге булуы һәм минем барысы да уңышлы баруы сөендерә, эшем яхшы бара. Үзеңә ышанырга кирәк.
Тәтеш районындагы эш белән тәэмин итү үзәгенең беренче директоры булып Роберт Әхмәтов эшләде, аннары – Владимир Торгашов, ул үз эшенә ике дистәдән күбрәк хезмәт эшчәнлеген бирде, Светлана Митяшова 22 ел баш бухгалтер булып эшләде.
Районда яшәүчеләргә бүгенге көндә мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре күрсәтә торган хезмәтләр исемлеге дә еллар узу белән шактый зурайган: эш эзләүдә ярдәм итү, эш бирүчеләр өчен кадрлар сайлау, хезмәт базарының торышы турында мәгълүмат бирү, һөнәри әзерлек һәм яңадан уку, эшсезлек буенча социаль түләүләр бирү, вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру, гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү һәм күп кенә башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев