Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Эш – беренче урында

10 ноябрь – профессионаллар бәйрәме, алар җаваплы хезмәт – җәмәгать тәртибе сагында торалар, безнең иминлекне, тынычлыкны тәэмин итәләр.

(Тәтеш, 10 ноябрь, Тәтеш таңнары, Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА, автор фотосы). Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Алексей Витин безнең сорауларга җавап бирде.

– Алексей Сергеевич, район эчке эшләр бүлегенең ел башыннан алып башкарган хезмәтен сез ничек бәялисез? Тәтеш полицейскийлары тәҗрибәсендә барыннан да ешрак нинди җинаятьләр очрый?

– Агымдагы елның 10 ае эчендә теркәлгән җинаятьләр саны узган елның хәзерге вакыты белән чагыштырганда 19,4 процентка – 206дан 166га кадәр кимеде. Җинаятьләрнең күп өлешен, элеккечә үк, угрылык, төрле төрдәге алдакчылык, үтерү белән янау, сәламәтлеккә зыян китерү тәшкил итә. Гражданнар торагыннан урлашуларның исәбе кимеде, быел барлыгы 6 очрак теркәлде, узган елны – 10. 

Шәһәрдә фатирларны талау очрак­лары тәтешлеләрдә, шулай ук полицейскийларда да, зур борчу тудырды. Җинаятьче ачык­ланды. Шулай да, башка фактлар буенча эш көчәйтелгән тәртиптә дәвам итә, бу уңай нәтиҗәләргә китерер дип өметләнәм.

Кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәрен файдаланып кулланылган алдакчылык очраклары безнең районда гына түгел, шулай ук РФның барлык территориясендә дә, икенче бер проблема булып кала бирә. Мондый алдашулар гомуми исәп күләменнән яртыдан күбрәген тәшкил итүгә карамастан, шактый зур үсешкә юл куелмый, өченче квартал азагына аларның саны 7не тәшкил итте (узган елны 11 иде). Гражданнар алдакчылар ятьмәсенә ирекле рәвештә, кай­чакларда моның нәтиҗәләре турында уйламыйча, килеп каба. Торак секторларда көндәлек йөреш вакытында безнең хезмәткәрләр тарафыннан кешеләргә шуңа бәйле аңлатмалы әңгәмәләр уздырыла, өстәвенә социаль алдакчылык төрләренә аерым басым ясала, белешмәлекләр таратыла, шул исәптән әлеге тема буенча гаммәви мәгълүмат чараларында да 12 материал бастырылды.

– Тәтешлеләр барыннан да биг­рәк нинди “кармакка” каба?

– Алдакчылык фактларының аеруча да еш очрый торганы, зыян күрүчеләрнең алынган мәгълүматларның дөреслегенә дә инанмыйча, банктагы “ялган хезмәткәрләрнең” үгетләве буенча зур суммада акча күчерүләре – 3, булышлык, товарлар, Интернет челтәрендәге “ясалма” сайтларда ял йортларына юлламалар сатып алу – 3. Мисалга, 2018 елның сентябрендә 52 яшьлек хатын-кыз, өйдә булып, төнлә белән социаль челтәр аша ахирәте белән аралашу барышында ярты миллионнан күбрәк сум акча күчерә, аккаунт явыз ниятле кешеләр аркасында җимереп керелгән була. Дустының элемтәгә керү өчен телефонын белә торып, тәтешле ханым килеп туган хәлнең дөреслегенә инаныр өчен хәтта шалтыратып белешмәгән дә. Интернетны актив кулланган, акча түләнми торган расчетлардан файдаланучылар барлык очракларда да диярлек алдакчылар корбанына әвереләләр. Аңлы төргә кергән затлар – предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре аерылып тора. Районда яшәүчеләр белән алдакчылык фактларын кисәтү буенча ГМЧ катнашында әңгәмәләр уздыру һәм киң даирә укучыларга чираттагы мәгълүматларны җиткерү белән шундый  җинаятьләргә юл куймау бердәнбер ысул булып тора.

– Бәйрәм алдыннан һөнәр ияләре турында да берничә сүз әйтегезче, полицейскийларга нинди ­холык үзенчәлекләре хас?

– Эчке эшләр органнарында 1998 елдан бирле эшләп, һәрбер полицейский өчен гомер-гомергә беренче урында эш тора, дип ышанып әйтә алам. Якыннарыбызга кайчакларда авырга да туры килә, ләкин, кагыйдә буларак, алар безне аңлыйлар һәм һәр нәрсәдә ярдәм итәләр. Ә сыйфатларга килгәндә – полицейский җаваплы, намуслы, тәвәккәл, үз-үзенә ышанычлы, стрессларга чыдам, аналитик акылга, тапкырлыкка, тиз сизгерлеккә, нык физик халәткә ия булырга тиеш.

– Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә бәйрәм уңаеннан те­ләкләрегез нинди?

– Нык сәламәтлек, якыннары һәм туганнарының игьтибарын тоеп яшәүләрен, аяз күк йөзе, хезмәт эшчәнлегендә уңышлар телим һәм хезмәткәрләрнең гаиләләренә сабырлыклары, ярдәмнәре, аңлау­лары өчен рәхмәт белдерәм. Эчке эшләр органнары ветераннарына, тәртип сагы дигән горур исемне гомер буе намус белән йөртүчеләргә, үзләренең тәҗрибәләрен яшь буынга тапшыруны дәвам итүчеләргә аерым ихтирам һәм хөрмәт сүзләре җиткерәм. Безнең хөрмәтле укучылар – сәламәтлек, иминлек һәм җитешлектә яшәсен, сезнең тирәгездә бары тик яраткан һәм намуслы кешеләр генә булсын. Район гәҗите коллективына җинаятьчелекне профилактикалау юнәлешендә бергәләп эшләгәннәре өчен үземнең рәхмәтемне белдерәм, алга таба да безнең бердәм хезмәтебез уңай нәтиҗәләр китерер дип уйлыйм.
 

– Эшләрегез уң булсын!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев