Эш көннәре булмаган 6-8 май өчен хезмәт хакы ничек түләнүе билгеле булды
Үзизоляция режимын 12 майдан гамәлдән чыгару планлаштырыла.
(Тәтеш, 5 май, "Тәтеш таңнары"). Россиядә эш көннәре булмаган 6 һәм 8 май өчен гадәти күләмдә түләнәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Акча апрельдәге түләнгән принцип буенча исәпләнергә тиеш, дип ачыклык керттеләр ведомствода.
«Хезмәт хакы саклана һәм гадәти күләмдә түләнәчәк», — диделәр министрлыкта.
Коронавирус таралу вазгыяте булу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 6-8 майны эш көннәре булмавын игълан итте. Россия халкы 11 майга кадәр ял итәчәк, ә үзизоляция режимын 12 майдан гамәлдән чыгару планлаштырыла. Әмма ул бер үк вакытта булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев