Фонтан янында очрашырбыз
Тәтештә үзәк буа янындагы территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Ул безнең район федераль бәйгедә откан максатчан акчага башкарыла.
(Тәтеш, 1 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы)). Тәтештә үзәк буа янындагы территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Ул безнең район федераль бәйгедә откан максатчан акчага башкарыла.


Шушы араларда тагын бер яңалык барлыкка килде – төрле ут балкышлары мәйданчыгы белән фонтан эшли башлады. Якты төсләр белән уйнаган гаҗәеп нурлар, серле тавышлар чыгарып сибелгән су “шарлавыклары” чынлап та хозурландыра.

Тәтешлеләр матур күренешне күрер өчен кичке вакытта гаиләләре белән бирегә килә. “Нинди таң калырлык гүзәллек, искиткеч”, “Бәйрәм рухы сизелә”, “Безнең шәһәрдә фонтан бар инде, ә хәзер төсләр балкышына карап сокланырга була”, – дип уртаклаштылар үзләренең тәэсирләре белән шәһәрлеләр. Балаларда – аерым шатлык: ата-аналар ничек кенә тырышмасын, алар бер урында гына басып тора алмый, ә аеруча да кыюлары су агымын җиңел генә йөгереп узар һәм чыланмас өчен мәйданчыктан җәлт кенә чабып уйный. Яшь тәтешлеләрнең соклануына чикләр юк: “Искиткеч”, “Бик шәп”, “Супер”.

Планлаштырылган эшләрнең алга бару күләменә карап, мәйданчык тәтешлеләрнең ялы өчен тагын да җәлеп итәрлек һәм уңайлырак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев