Галимнәр коронавирус инфекциясенең яңа симптомын ачыклаган
Нигездә, коронавирус инфекциясенең яңа симптомы симерүдән интегүче яшь ир-атларда ачыклана.
(Тәтеш, 14 июнь, "Тәтеш таңнары"). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы белән авыручыларда кискен панкреатит башланырга мөмкин. Британиянең Ливерпуль университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта MedicalXpress хәбәр итә.
Нигездә, коронавирус инфекциясенең яңа симптомы симерүдән интегүче яшь ир-атларда ачыклана. Табиблар әйтүенчә, мондый пациентларның канында еш кына шикәр һәм холестерин күләме югары була. Бу панкреатит – ашказаны асты бизенең ялкынсынуы нәтиҗәсе.
«Алынган мәгълүматлар авыруны тагын да иртәрәк стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк», - диде профессор Кристофер Халлоран.
Кагыйдә буларак, ашказаны асты бизенең ялкынсынуы нәтиҗәсендә корсакның өске өлешендә кискен авырту барлыкка килә, ул диарея һәм косу белән чиратлашып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев