Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Гореф-гадәтләр һәм йолалар белән танышалар

“Каенкай” балалар бакчасы – районда үзләрендә тәрбияләнүчеләрнең көннәрен файдалы һәм мавыктыргыч итеп, яңа идеяләрен гамәлдә уңышлы тормышка ашыру белән бергә гореф-гадәтләрне дә саклау­чы борынгы мәктәпкәчә учреждениеләр­нең берсе.

(Тәтеш, 23 май, “Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, фото "Каенка2 балалар бакчасы архивыннан). Балалар бакчасы мөдире Оксана Дубровская әйтүенчә, әхлакый-ватанпәрвәрлек тәрбиясе учреждение коллективының төп юнәлеше булып тора. 

Тирә-юнь мохиткә сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләсе кебек, сәламәт яшәү рәвешенә һәм башка юнәлешләргә дә биредә зур игътибар бүлеп бирелә. 

“Без ел саен төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашабыз, “Долгая Поляна” табигый тыюлыгы белән тыгыз элемтәдә торабыз, атна саен спорт уеннары үткәрәбез, анда балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә җәлеп итәбез. Быел без яңа эш төре – клуб сәгатенә алындык, сабыйлар аны үзләренчә матур итеп атап йөртәләр. Аның ярдәмендә балалар инициативасы хуплана, сабыйларның эксперимент ясау мөмкинлеге бар. Җомга көннәрендә 10нан 11 сәгатькә кадәр бездә җиде клуб эшли, аларның һәркайсында тематик чаралар үтә. Мисалга, һөнәрләр белән танышу максатларында, сабыйлар безнең балалар бакчасының керләр юу, хуҗалык блогы, шәфкать туташы кабинетында, аш-су бүлмәсендә булдылар, анда тегәргә, юарга, бутерброд әзерләргә өйрәнделәр, печенье пешерделәр. Бер генә календарь вакыйга да диярлек игътибарсыз калдырылмый, Космонавтчылар көне яки Умырзая көне булсынмы”, – дип сөйли Оксана Александровна.
Әхлакый-патриотик тәрбия кысаларында балалар Тәтеш районында яшәүче халык­ларның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныша. “Каенкай”ның үз музее бар, ул балаларны халыкларның мәдәниятен кече яшьтән үк өйрәтү буенча бурычларны чишәргә ярдәм итә. Экспонатларның күбесе әти-әниләр тарафыннан бүләк ителгән. “Халыкларның гореф-гадәтләре белән танышу гаиләдә генә түгел, шулай ук балалар бакчасында да өйрәнелә, шуңа күрә әти-әниләр белем бирү барышында турыдан-туры катнашучылар булып тора. Безнең чараларда әниләр һәм әтиләр милли киемнәр киде, халык җырлары башкарды, кош теле әзерләде (искәрмә: татар ризыгы), гармунда уйнады, сабыйларны рус, татар, чуаш, мордва уеннары белән таныштырды”, – ди Оксана Александровна. 

Һәрбер тәрбияләнүченең гаилә белән партнерлык мөнәсәбәтен урнаштыру “Ябалаккай” балалар-әти-­әниләр  клубында хәл ителә. Балалар бакчасы коллективының мәктәпкәчә белем учреждениесенең елъязмасын төзергә насыйп булуы игътибарга лаек: тарихи фактлар, фоторәсемнәр, төрле еллардагы мөдирләрнең, тәрбиячеләрнең һәм чыгарылышларның истәлекләре җыелган, һәм бу эш әле дәвам итә.

“Каенкай”да былтыр капиталь ремонт үткәрелде: хәзер сабыйлар якты, яңа җиһаз белән баетылган төркемнәрдә шөгыльләнә. Мөдир киләчәккә уй-ниятләре белән бик теләп уртаклаша: “Балалар бакчасы территориясе үтеп йөрү юлыннан ябык, күләгәдә тора, шуңа күрә ачык һавада театр сәхнәсе ясарга хыялланабыз”.

Балачак – бу күңелле сәяхәт, ул файдалы һәм мавыктыргыч булсын өчен, “Каенкай” коллективы булдыра алганның барысын да эшли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев