Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгәр сез гадәттән тыш хәлләрдә калсагыз, нәрсә эшләргә?

Гадәттән тыш хәл – бу кешеләр иминлегенә куркыныч яный торган теләсә нинди көтелмәгән хәл.

(Тәтеш, 4 февраль, «Тәтеш таннары»). Мондый очракларда үзеңне тоту кагыйдәләре:

Тынычлыкны саклагыз
Теләсә кайсы гадәттән тыш хәлләрдә салкын канлылыкны саклау бик мөһим. Куркынычлылык еш кына кешеләрнең уйланылмаган эшләр майтаруыннан тора һәм бу аларның үлеменә китерә. Сез аннан соңгы минутта нәрсә эшләячәгегез һәм нинди адымнар ясаячагыгыз турында төгәл белергә тиеш. Шулай да моңа кирәгеннән артык вакытны сарыф итәргә тырышмагыз, исегездә тотыгыз, тоткарлану шулай ук куркыныч хәлдә җитди нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин.
Куркыныч урыннан китәргә тырышыгыз
Шунысы хакында истә тотарга кирәк, әгәр сез белгеч булмасагыз (мәсәлән, коткаручы яки табиб), профессионалларга ярдәм итәргә тырышыр­га кирәкми. Моның белән сез хәлне бары тик катлау­ландырырга гына мөмкинсез.
Гадәттән тыш яки техноген төрдәге хәлләр очрагында лифттан беркайчан да файдаланмагыз
Андый хәлләр килеп туганда, кагыйдә буларак, беренче чиратта электр энергиясен сүндерәләр. Бу янгынга да, җир тетрәүгә дә, су басуга да, башка күп кенә очракларга да кагыла.
Артык бернәрсә дә алмагыз
Документларны һәм кыйммәтле әйберләрне бер урында саклагыз. Бу кирәкле очракта сезнең аларны тоткарлыксыз җыеп алу һәм торактан тиз арада чыгып китү өчен кирәк.
Ашыгыч хезмәтләрне чакырыгыз
Ашыгыч хезмәт номерлары һичшиксез телефонда язылган булырга тиеш. Исегездә тотыгыз, гадәттән тыш хәлләрдә хәтта җиңел генә номерлар да онытылырга мөмкин.
Элемтә линияләренә киеренкелекне арттыр­магыз 
Телефоннан (шул исәптән кәрәзледән дә) чиктән тыш зарурилык булганда гына һәм ашыгыч хезмәтләрне чакырыр өчен файдаланырга тырышыгыз.  Истән чыгармаска кирәк, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда телефон линияләренә көчәнеш күп тапкырга арта.
Зыян күрүчеләргә мин беренче ярдәм күрсәтә аламмы?
Әгәр сез махсус өйрәнүләр узмагансыз һәм үзегезнең көчегезгә, белемегезгә ышанычлы түгел икәнсез, җәрәхәтләнүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү киңәш ителми. Андый очракта иң мөһиме гади кагыйдәне файдаланырга – зыян ­салмаска.
Исегездә тотыгыз, гадәттән тыш хәлләрдә иң мөһиме – үзеңә ярдәм итү һәм тирә-юньдәгеләрнең гомерен, сәламәтлеген саклау. Тынычлыкны саклагыз, каушап калмагыз һәм махсус хезмәтләрнең барлык инструкцияләрен үтәгез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев