Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәркем тылсымчы була ала

Тәтеш районында “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе уза

фото: tetushi.tatarstan.ru
Районда яшәүчеләр, ­балалар теләген чынга ­ашырырга теләү­челәр, ел саен Бөтенроссия акция­сендә катнаша.

Район мәдәният йортының фоейсына куелган чыршыдагы гирляндалар һәм ялтыравыклы уенчыклар арасында шарлар рәвешендәге открыткалар эленеп торды. Аларда – баланың мәгълүматлары һәм аның Яңа елга бүләге турындагы хыялы. Шул рәвешле тәтешлеләрнең күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның яңа ел теләкләрен чынга ашыру мөмкинлеге булды.  

– Балалардан барлыгы 28 хат килде, аларның яшьләре яшь ярымнан алып 18 яшькә кадәр, – дип хәбәр итте районның социаль служба хезмәткәрләре. –  Теләкләр төрле-төрле – татлы бүләкләрдән алып уенчыкларга, конструкторларга һәм спорт җайланмаларына кадәр. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре акциядә актив катнаштылар, чыршыдан балаларның теләге язылган барлык шарлар да алынды. Димәк, яңа ел тылсымына  ышанучыларның  ул чынбарлыкка әйләнәчәк.    

Исегезгә төшерик, “Теләкләр чыршысы” акциясе РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан “Без бергә” Бөтенроссия онлайн-марафонында башлап җибәрелде. Акция илебезнең барлык территорияләрендә алтынчы ел рәттән үткәрелә һәм игелек­ле гамәлләр эшләргә әзер булган меңләгән кешене берләштерә.  

Район территориясендә даими яшәүче 18 яшькә кадәрге тәтеш­леләр дә игътибардан читтә калмады, 2 998  бала Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан Яңа ел бүләкләре алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев