Иң күркәм кеше икәнсез
Һәрбер педагог укучыларга үзенең күңел җылысын бирә.
(Тәтеш, 5 октябрь, «Тәтеш таңнары», Елена ВИКТОРОВА (автор фотолары)). Бу һөнәр зур нәтиҗәлелек таләп итә, кешенең нинди булачагы күп яктан укытучыга бәйле, ә тормыш максатларына ирешү юлы нәкъ тә менә мәктәп эскәмиясеннән башлана.
Битараф булмаска
Урюм урта мәктәбе укытучысы Сергей Волков борынгы Кытай философы Сунь Цзының: “Гомер буе, соңгы сулышка кадәр укырга кирәк”, – дигән сүзләрен үзенең шигаре дип саный.
Авыл мәктәбе укучылары чирек гасырдан артык аның төгәл башлангычы астында информатика һәм физика кебек катлаулы фәннәрнең барлык нечкәлекләренә төшенәләр.
Сергей Аркадьевич Урюмда, педагоглар гаиләсендә туып-үсә, шуңа күрә һөнәр сайлау балачактан ук билгеләнгән була. Ул чакта, авылда яшәүчеләрнең күбесе шәһәргә китәргә омтылганда, яшь егет, педагогия институтын тәмамлап, күңеленә якын мәктәбенә әйләнеп кайта.
Сергей Волков 2012 елда информатика-компьютер технологиясе өлкәсендә иң яхшы педагог буларак ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантына ия була.
“Һөнәребезнең башкалардан аермасы шунда, без үсеп килүче буын белән эшләп, үз хезмәтебезнең нәтиҗәсен һәрвакытта да тиз генә күрмибез. Укытучы үз фәнен һичшиксез белергә, гадел булырга, укучыларны аңларга, битараф булмаска тиеш”, – дип уртаклаша ул.
Сергей Аркадьевич мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларының “рәхмәт” сүзләрен үз эшенә югары бәя дип саный.
Һөнәр – яшәү рәвеше кебек
Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, югары категорияле мөгаллимә Наталья Федотова балалар белән эшләүгә егерме тугыз ел гомерен багышлаган.
Институтны тәмамлаганнан соң, Нармонка урта мәктәбендә ел дәвамында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли һәм менә инде 28 ел – үзе укып чыккан Тәтештәге 2нче урта мәктәптә. “Булачак һөнәрне алдан сайлап кую балачактан ук килгәндер, мөгаен. Мин йә курчакларым, йә ахирәтләрем белән “мәктәп-мәктәп” уйнарга, нәрсәдер аңлатырга, “журналга” билге куярга ярата идем. Чамасын белеп кырыс булган, киң күңелле, эчкерсез укытучылар миңа һәрвакытта ошады. Укытучы – бу хәтта һөнәр дә түгел, бу яшәү рәвеше, дәүләт, җәмгыять алдында, ә барыннан да элек укучылар алдында гаять зур җаваплылыкны аңлау. Танылган язучы Симон Соловейчик укытучылар турында бик дөрес һәм төгәл итеп язган: “Ул артист, әмма аның тыңлаучылары һәм тамашачылары аны алкышламый. Ул – скульптор, әмма аның хезмәтен беркем дә күрми. Ул – табиб, әмма аның пациентлары дәвалаган өчен аңа рәхмәтне сирәк белдерәләр һәм күп вакыт барысы да дәваланырга теләмиләр. Көндәлек илһам өчен аңа көчне кайдан алырга соң? Бары тик үз-үзеңнән, бары тик үз эшеңнең бөеклеген аңлаудан”. Укытучы һөнәре – ул хезмәт тә, сәләт тә. Чын педагог ия булырга тиешле сыйфатларны бик күп санарга була, әмма бер нәрсәне төгәл әйтәм: бу һөнәр битараф кешеләр өчен түгел, чөнки ул хис-тойгыларны күп сарыф итү таләбен куя. Эшемә бәяне һәрбер укучыларымның үз-үзләрен уңышлы камилләштерүдә дип саныйм. Укучыларым мәктәптән кеше булып чыкканда һәм бөтен гомерләре дәвамында шулай булып калганда үз хезмәтемнең нәтиҗәсеннән канәгатьлек алам”, – дип уртаклаша Наталья Анатольевна.
Ул РФ һәм ТР Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, ике тапкыр “Безнең иң яхшы укытучы” грантына ия булган, әмма укучыларының уңышлары педагогның профессиональлеге барлык бүләкләрдән дә өстен торуы хакында сөйли: рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча уртача балл 2017 елда – 100дән 77, 2018 елда – 100дән 83,8.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев