Җиңү яуладылар
Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте студентлары “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VI Милли чемпионат финалында катнашты.
(Тәтеш, 23 август, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, Татьяна Адаева фотосы ). Көньяк Сахалиннан кайткан яшьләр белән без алар Тәтешкә аяк баскачтын ук очраштык. Аннан алган хис-кичерешләре сүрелеп өлгергәнче, алардан эшче һөнәрләр чемпионаты ничек үтүе турында беренчеләрдән булып беләсебез килде.
Булачак коткаручылардан торган ике команда (яшүсмерләр һәм төп состав) тренерлар Игорь Мамкин, Александр Мерзлов, Фәнис Гомәровның ел дәвамында игътибарлы җитәкчелеге астында финалга әзерләнде. Егетләр ярышларның берничә этабын үттеләр, һәм алар моның финишка барып җитәргә ярдәм итүен яшермиләр.
“Яшьләргә – афәрин, алар мөмкин булганны һәм тормышка ашыра алмаслыкны да эшләделәр. Яхшы чыгыш ясадылар, кайбер очракларда хәтта үзләренең куркуларын да җиңделәр. “Коткаручылар эше” төре буенча ярышлар үткәрү өчен мәйданчык урамда урнашкан иде, янәшәдә башка һөнәр вәкилләре дә ярышты. Әмма тамашачыларның күпчелеге безнең яшьләрне карарга килде”, – дип уртаклашты гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәл фәннәре буенча тренер-укытучы Александр Мерзлов. Бу гаҗәп тә түгел: булачак коткаручыларның ничек эшләве артыннан бары бер генә тапкыр булса да күзәтеп торучылар моңа битараф калмады.
“Кайвакыт дулкынлану комачаулады, әмма без аны җиңәргә тырыштык. Гомумгаскәри саклау комплектын кию авыр сынауларның берсе булды”, – диде яшүсмерләр командасын тәкъдим иткән Даниил Филиппов, ә Регина Шәрәфиева Мәскәүдә узган сайлап алу этабы финалдан да катлаулырак булды, дип саный. Өстәвенә, алар фикеренчә, мондый югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашу өчен бер әзерлек кенә җитми, омтылышка ия булырга, үзеңне күрсәтүдән курыкмаска, максатчанлык кирәк.
Безнең студентларның ике командасы да сынауны берьюлы үттеләр диярлек, ләкин, мөмкинлек килеп туганда, бер-берләре өчен җанатарга ашыктылар. Бу табигый да – ярышларда көч биреп тору зур роль уйный. Булачак коткаручылар да шундый ук фикердә. “Әйе, бәхәсләшкән мизгелләр дә булды. Әмма мондый ярышларда барысы да команда эшенә бәйләнгән”, – дип саныйлар алар. “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) чемпионаты финалында көллият студентларының “Коткаручылар эше” төрендә катнашулары яшүсмерләргә алтын медальләр һәм команданың төп составына осталык өчен медальоны алып килде.
“Тырышып шөгыльләнү, җиңү теләге, тренерларның оста әзерләүләре югары нәтиҗәне бирде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР ГХМ, ТР һөнәри юнәлешне үстерү үзәге зур ярдәм күрсәтте. Үзебезнең яшьләр өчен горурланам”, – диде көллият директоры Татьяна Адаева.
Булачак коткаручылар WorldSkills Russia ярышы финалында ел саен Татарстан данын яклыйлар, моның белән бергә бик шәп нәтиҗәләргә дә ирешәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев