Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

“Идел буе гөр килеп торды”

Һәркемнең хәтерендә йөрәкләрне җилкендерерлек истәлекләр саклана. 2022 елның 30 мартында “Тәтеш таңнары” газетасында бастырылган фотоның нәкъ тә шундый хисләр уятуы ачыкланды.

(Тәтеш, 7 апрель, “Тәтеш таңнары”). Фототабышмак СССР вакытларын хә­терләгән газета укучыларыбыз өчен башваткыч булмады. Һәм редакциябез телефоны ике көн буе тынып тормады – һәркем дөрес җавап биреп кенә калмыйча, хатирәләре белән дә уртаклашты һәм тарихи фотографияне бастырган өчен рәхмәт белдерде.

– Хатирәләр хәтта күзләрне яшь­ләндерде. Бу иң яхшы пристань иде. – Биек яр күренеше хәзер дә әле күз алдында тора, – дип уртак­лашты Нармонка авылыннан Валентина Долла. – Без пароходта Казанга бара идек. Тауда, сул якта, әле бер җирдә, әле икенче урында учак утлары күренә, гармун тавышлары,  яшьләр җырлаганы ишетелә иде... 

– Минем бабам, 1885 елда туган Алексей Михайлович Ермохин, пристань начальнигы булган. Ул 1915 елның мартында, Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган, – дип хәбәр итте Монастырскийда яшәүче педагогия ветераны Людмила Редькина. – Мин район газетасын бик кызыксынып укыйм, бу бик кадерле ядкарь, сез яраткан туган ягымның тарихын чагылдырган сурәтләрне бастырасыз. 

– Бу дебаркадер. Аңа Макаров Григорий Дмитриевич җитәкчелек итте, – диде тәтешле Александр Никитин. – Балачакта әби белән тәгәрмәчле пароходта Горькийга еш бардык. Казанга йөрүче тәгәрмәчле иске “Джамбул”ны хәтерлим әле. Мин тизләтелгән курсларда укып, йөк суднолары капитаны-механигы белгечлеген алдым. Дебаркадерны бик яхшы хәтерлим. Ике палубалы “Белоруссия”, “Грузия” пароходлары йөрде. Пристаньда халык һәрчак күп була иде.
– Кышын Куйбышев исемендәге Затонга алып китәләр, анда ремонтлыйлар иде. Буйыйлар да язын кабат буксир белән Тәтешкә алып кайталар һәм сезон азагына кадәр ярга беркетеп куялар иде, – дип сөйли Владимир Янышев. – Аскы катта эш, пристань начальнигы, матрослар бүлмәләре, кирәк-яраклар кую, склад бүлмәләре урнашкан иде. Өске катта – касса, буфет бар иде, анда Тәтештә ясалган лимонад, печенье, прәннек саттылар. Бәрәңге сатырга баручы тәтешлеләр капчыклар белән Әстерхан пароходын көтәләр иде. Җирле балыкчылар причал һәм дебаркадер арасына җил-давылдан үзләренең көймәләрен яшереп куялар иде.

– Агач дебаркадер 157 урынга исәпләнгән иде, ОРС кибете, милиция, аналар һәм балалар бүлмәсе бар  иде, – дип искә ала Марина Гайнетдинова.
– Тауда, иң өстә түгел, ә калкулыкта вокзал урнашкан иде. Пароходлар көндез дә, төнлә дә йөрде. Без инде дебаркадер дип атамадык, ә гади генә итеп “пристань” дип йөрттек, – диде Алекина ­Полянадан Александра Белякова. 

– Бу – Тәтеш пристане. Пристаньне күргәч, яшь чаклар искә төште. Безне шуннан армиягә озатып калган иделәр. Кайчандыр аннан пароходта, шуннан соң метеорда Казанга утырып киткән чаклар да еш булды. Бер фото бихисап хатирәләрне яңартты, – дип шалтыратты Кече Әтрәчтән Хәмит Шакиров. 
Тыл эшчәне, хезмәт ветераны Наталья Башина Идел буйлап сәяхәт итүләре һәм укучылар белән балык заводы катерында елга буйлап кичүләре, палаткалы лагерь ясаулары турында сөйләде. Краснодонга сәфәргә баруы аеруча да исендә калган, анда алар балалар белән “Яшь гвардия” антифашистлар оешмасы әгъзасы Радик Юркин белән очрашканнар. 

– Идел буе гөр килеп, гүләп торды, – диде Михаил Мечтанин. – Мондый фотоларны ешрак бас­тырыгыз, күңелне биләп алалар һәм яшьләр өчен дә үз ягыбызның тарихын белү файдалы.   

Әле тагын пассажир причалына эленгән “Бөтен дөньяда тынычлык булсын!” дигән транспарант күпчелек кешеләрнең хәтерендә уелып калган.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев