Игътибар белән укыгыз һәм әлеге очраклар турында һәркемгә сөйләгез!
Гәҗитебез битләрендә без кешеләрне алдакчылар кармагына килеп капмау турында даими кисәтеп торабыз, ләкин зыян күрүчеләрнең саны арта бара.
(Тәтеш, 9 декабрь, "Тәтеш таңнары).
Районның полиция бүлегенә бер атна дәвамында берничә кеше билгесез затларны җаваплылыкка тарту турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән.
• Тәтеш шәһәрендә яшәүче 67 яшьлек ханымның кәрәзле телефонына билгесез номердан шалтыраталар. Ир-ат үзен банк хезмәткәре Сергей дип таныштыра, һәм хәзерге вакытта банк карталары белән алдакчылык очраклары күп күзәтелә дип белдерә. Һәм, күрәсең, ышанычлы итеп сөйләшкәндә: “Сезнең счеттан товар сатып алуга 2 мең сум алыну бара, әлеге эшне расларга кирәк”, – дигән. Хәбәрне күреп борчуга калган хатын-кыз әйбер сатып алмавын инкаръ итә башлаган. Ул чакта “хезмәткәр” аның картасында күпме акча барлыгын әйтүне үтенгән. “Кырык мең”, – дигән тәтешле. Сергей моның шулай икәнлеген раслаган, һәм дәвам итеп, болай дигән: “Килешү номерын табарга һәм миңа әйтеп торырга кирәк”. Хатын-кыз карта санын, шулай ук картаның кире ягындагы өч урынлы санны әйткән. Аннары ышанмаслык вакыйгалар барлыкка килгән! Сергей хатын-кызның банкоматка килүен сораган. Акчасын алырга. Күрсәтелгән номерга терминал аша 40 мең сумны үзләренә күчерергә кушкан. Хатын-кыз шулай эшләгән дә.
Таныш түгел кешеләргә банк счеты, пароль, паспорт мәгълүматлары, код итеп кулланылган сүзләр белән бәйле бернәрсә дә сөйләргә ярамый. Карта санын һәм анда бастырылган өч урынлы кодны һич кенә дә хәбәр итмәскә кирәк.
• Чинчуринода яшәүчегә “банк”тан шалтыраталар һәм аңа 350 мең сум кредит алуга рөхсәт бирелүен, ләкин рәсмиләштерер һәм документлар белән пакетны, инкассатор машинасында акча китерүче курьер хезмәтенә түләү күчерергә, банк аны янәсе кредит белән бергә кире кайтара, кирәклеген әйтәләр. Шулай итеп, 44 яшьлек хатын-кыз алдакчыларга 58 мең сумга якын акчасын бирә.
• Шәһәрдә махсус һөнәри уку йортында укучы бер студент Интернеттан тыныч кына фильм караганда, кинәт кенә экранда багу хезмәте тәкъдиме белән игълан килеп чыга. Үсмер аны ябып куя. Аңа шунда ук таныш түгел номердан шалтыраталар. “Багучы Виктория”, студентны исеме белән атап, аның әти-әнисенә үлем яный дип әйтә һәм бәхетсезлекне булдырмау нисбәтеннән бер төрле йола үткәрергә, моның өчен бер мең сум акча түләргә кирәклеген әйтә. Егет “Викториянең” счетына акча күчерә. Әмма хатын-кыз тагын 5 мең, аннары тагын 5не... сорый. Икенче көнне аңа 4 мең кирәк була, аннары сумма артканнан арта бара. Үсмер дусларыннан акча алып тора, әти-әнисеннән юл-транспорт фаҗигасенә юлыктым һәм машинаны ремонтларга кирәк дигән хәйлә белән 33 мең сорый. Алдакчы өчен 73 мең җитәрлек булган, күрәсең. Ул элемтәгә чыгудан туктаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев