Исән-сау кайтыгыз, егетләр!
Тәтеш районының мобилизация буенча алынган ир-егетләре өстәмә хәрби әзерлеккә китте.
Чәршәмбе көнне район мәдәният йортында тәтешлеләрне Казан югары танк команда училищесында хәрби күнекмәләр үтүгә тантаналы озату булды.
Залда ир-егетләрнең туганнары һәм якыннары җыелган иде, күпләр күз яшьләрен тыеп кала алмадылар.
– Донбасста берничә ел дәвамында тыныч халык, шул исәптән балалар да, һәлак булды, – дип мөрәҗәгать итте өлешчә мобилизациягә чакырылучыларга район башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Шундый вакыт: сез Ватаныбызны сакларга тиеш. Иң мөһиме – тәртип, бу гомерне коткарып калырга мөмкин, үзегезне саклагыз. Исән-сау, сәламәт килеш әйләнеп кайтыгыз!
Бөек Ватан сугышында, Ленинград боҗрасында катнашкан Иван Николаевич Авдонин Ватанны саклауның нәрсә икәнлеген яхшы белә.
– Сезне Ватанны саклар өчен алалар. Минем киңәшем шул: сезне хәзер полигоннарда өйрәтәчәкләр, һәр күнекмәгә игътибарлы булыгыз, чөнки сугышта һәрбер алымның кирәге чыгачак. Сезгә анда техниканы ышанып тапшырачаклар, аны кайчандыр Пушкин шигырьләрен ятлаган кебек итеп өйрәнегез. Сез аны теләсә кайсы минутта куллана алсын өчен. Хәрби бәрелештә иптәшләрегез белән дус булыгыз. Бер-берегезгә ярдәм итегез, – диде Иван Николаевич.
Ир-егетләргә районның сугышчы-интернационалчылар советы рәисе Юрий Савиннан да изге теләкләр белдергән сүзләр әйтелде:
– Сезгә хәзер әзерләнергә вакыт бирәчәкләр, барысына да төшенергә, хәрби шартларда җиңелрәк булсын өчен, күнекмәләрне өйрәнү вакытында түземлерәк булырга кирәк. Мин сезгә Ватаныбыз йөкләгән бурычыгызны намус белән үтәп, исән-сау кайтуыгызны, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны кочакларга насыйп булуын телим.
– Ватанның безгә мохтаҗ һәм безне чакыра торган вакытлар җитте. Үзебезнең ата-бабаларыбызга, җиңүче халкыбызга лаеклы булачакбыз. Мин безгә җиңү яулап, өйләребезгә тизрәк кайтуыбызны телим. Россиягә Дан! – диде Рамил Хисамов горурлык белән.
Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов һәм Троицк чиркәве настоятеле протоиерей Валентин Кострин мобилизацияләнгән ир-егетләргә изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып җибәрер алдыннан ир-егетләргә, туганнарына һәм якыннарына шалтырата алсыннар өчен, яңа телефоннар тапшырды.
Автобус ишеге янына җиткәч, Валерий Нестеров болай диде:
– Борчылмагыз, без Ватанны саклаячакбыз һәм һичшиксез исән-сау әйләнеп кайтачакбыз!
Р. S. Кичә шулай ук мобилизацияләнгән тәтешлеләрне өстәмә хәрби әзерлеккә тантаналы озату булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев