Исемең җисемеңә туры килсен
Һәр гаиләгә бала туу зур шатлык алып килә.
(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Эндже Газизова) Әлеге матур вакыйгага әти-әни алдан ук әзерләнә башлый: бала тәрбияләү турында китаплар укый, кибетләрдә матур киемнәр, уенчыклар сатып ала һәм иң мөһимнәренең берсе – исем сайлый башлый.
Ишетеп белгәнебезчә балаларга төрле исемнәр кушалар: кемдер чит илдән алынган исемнәрне сайлый, кемдер кино геройларының исемнәрен куша, күбесе үз диненә, милләтенә кагылышлы исемнәрне бирергә тырыша. Бу бик җитди мәсьәлә. Чөнки исем кешене гомере буена озата бара. Аның матур һәм мәгънәле булуы бик мөһим. Һәм һәр халыкның исем кушуга кагылышлы үз йолалары бар.
Мөселманнарда бу йола ничек башкарылуы хакында безгә Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов сөйләде:
– Балаларга исем кушу бик җаваплы һәм җитди гамәл. Мөселманнарда бу йола бала тугачтын атна-ун көн эчендә башкарылырга тиеш. Аны ничек тизрәк кушсаң, бала да тыныч булыр, күз тимәс дип фаразлыйлар.
Гадәттә әлеге йоланы үткәрү өчен имам чакырталар. Мәҗлестә шулай ук баланың әти-әнисе, әби-бабасы, туганнары булу зур роль уйный.
Исемне бары тик ирләр генә кушарга хокуклы. Исем биргәнче имам әти-әнисе белән нинди исем кушарга теләүләре, әлеге исемнең мәгънәсе турында фикер алыша. Әгәр дә исем мәгънәсез, мөселманнарга кагылышлы түгел икән, имам исемне кушудан баш тартырга да мөмкин.
Исем кушканда баланы чиста, ак тукымага төреп, мендәргә салып китерәләр. Бу әлеге сабыйның киләчәге якты, пакь булсын өчен шулай эшләнә.
Мәҗлескә җыелган кешеләр тыныч кына утырырга тиеш. Имам баланың башын кыйблага каратып уң колагына азан, сул колагына камәт әйтә, шулай ук баланың колагына аның исемен һәм әтисенең исемен пышылдый. Аннан соң, Коръәни Кәримнән бер сүрә укыла. Сабыйның җәмгыятьтә күркәм кеше булып үсүен, диненә, милләтенә яхшы карашлы бала булуын теләп догалар кылына. Һәм әлеге матур вакыйга белән баланың әти-әнисе тәбрикләнә. Әлеге йоланы үтәү гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта, ата-аналарга һәм якыннарына бәхет-шатлык китерә.
Шунысы куанычлы, милләттәшләребез балаларына мәгънәле исемнәр бирергә тырышалар. Күп кенә күркәм исемнәр пәйгамбәрләребез исемнәре белән бәйле: Ильяс, Муса, Йосыф, Гайсә. Хәдичә, Фатыйма, Сара, Әминә, Зәйнәп кебек хатын-кыз исемнәре дә бик матур яңгырый. Саный китсәң андый күркәм исемнәребез бик күп. Чөнки аларны әби-бабаларыбыз төптән уйлап кушканнар.
Шуңа күрә балаларыбызга милләтебезгә, динебезгә туры килә торган исемнәрне бирик. Җисем исемне, исем җисемне бизәсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев