Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Изге теләкләр, бүләкләр, акцияләр – районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге булып узды

Үткәрелгән чараларның максаты – олы яшьтәгеләргә тагын да игътибарны арттыру, өлкән кешеләр өчен һәркайсыбызның ярдәме, кайгыртуы мөһим икәнлеген искә төшерү.

Өлкәннәр ункөнлеге быел үзгәчәрәк узды. Ветераннарга безнең

җәмгыятьтә нинди мөнәсәбәт булуын быелгы яз вакытындагы пандемия

очкыннары күрсәтте. Предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар,

волонтерлар берләшмәләре – барысы да, кайсы ничек булдыра ала, өлкән яшьтәге тәтешлеләргә, аларны чир йоктырудан саклар өчен, сәламәтлекләрен

кайгыртып, азык-төлекләр һәм саклану әйберләре белән ярдәм итте.

 

Ветераннар һәм пенсионерлар белән Тәтеш районы администрациясе җитәкчелегендә даими эшләр дәвам итә. Матур гадәт буенча, өлкән кешеләргә социаль, көнкүреш, медицина ярдәме оештырыла.

Райондагы кайбер пред­приятиеләрдә ветераннарны хөрмәтләделәр, беришләрендә – пенсионерларны аерымлап ихластан котладылар һәм бүләкләр өләштеләр. Оешмаларга беркетелмәгән өлкән буын кешеләре дә игътибардан читтә калмады, меңнән күбрәк шәһәрле район башлыгы Рәмис Сафиулловтан азык-төлек җыелмасы белән җылы эчтәлектәге котлау открыткасы алды. Райондагы барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре гадәттәгечә көмеш яшьтәге кешеләргә бүләкләр тапшырдылар, ә ункөнлектә Тәтештә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә райондагы авыл хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре дә үзләренең продукцияләрен түбән бәядән тәкъдим иттеләр, районның мәдә­ният йорты хезмәткәрләре дә ярминкә вакытында ачык мәйданчыкта концерт оештырып, аларны ­хупладылар.

 

Өлкән кешеләргә Тәтеш  районы Советы һәм башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалар тарафыннан азык-төлек җыелмасы  тапшырылды, яисә матди ярдәм күрсәтелде:

– авыл җирлекләрендә  гомуми суммасы 1 235 145 сум;

– шәһәрдә гомуми суммасы 1 181 941 сум.

 

“Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре медицина хезмәткәрләре белән берлектә  медицина тик­шерүе һәм социаль хезмәтләр алучы аз хәрәкәтләнә торган 35 пенсионер янына бару максатында “Аңлаудан алып игелеккә кадәр” дигән акция уздырды.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында шулай ук шәһәрдәге чәчтарашханәләрдә өлкән яшь­тәге гражданнарга – ташламалы бәядән хезмәт күрсәтү, ә бәйрәм җитәрәк, 26 һәм 27 сентябрьдә, шәһәр мунчасында бушлай юыну оештырылды.

“Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкән кешеләр арасында Спартакиада булды.

Эшкуар якташыбыз Фиргать Җиһаншин ялгыз яшәүче һәм аз керемле тәтешлеләргә ярдәм итү йөзеннән, 265 кешегә гаммәви мәгълүмат ­чарасын ­яздырды.

Район авылларындагы барлык мәдәният хезмәткәрләре өлкән яшьтәге авылдашларына бәйрәм чарасы ­оештырдылар.

Шулай итеп, Келәш балалары укытучылары җитәкчелегендә әдәби-музыкаль композиция әзерләп, матур концерт куйган.

Жуково китапханәчесе Ирина Малкина да авылның өлкән кешеләренә сәламәтлек теләп, аларны бәйрәм белән котлаган, ә балалар исә яраткан әбиләре һәм бабайлары турында шигырьләр сөйләгәннәр, аларга чәчәк гөлләмәсе бүләк иткәннәр.

Бидәңге китапханәчесе Гөлфия Мәүлетова китап укучылар белән “Котлау открыткасы” дигән бәйрәм акциясе уздырган.

Алабирде китапханәсендә “Ихлас” берләшмәсенә йө­рү­­челәр өчен кичә-очрашу ­уз­дырылган.

Шәһәрдәге үзәк китапханәдә районның инвалидлар җәм­гыяте әгъзалары катнашында матур чара булды.

Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре өлкәннәр өчен шәһәр музеена бушлай керүне оештырды.

Олы Шәмәк мәдәният йорты­ның “Туслах” иҗат коллективы, Льяш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, Олы Шәмәк мәк­тәбенең “Лидер” волонтерлар отряды Тәтештәге картлар йортындагы өлкәннәрне хөрмәтләгәннәр. Кунаклар концерт күрсәткәннәр. Шулай ук Өлкәннәр көнендә бирегә Казаннан иганәчеләр килгән, алар өлкән кешеләргә бүләкләр китергән.

“Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу хез­мәткәрләре картлар йортында яшәүчеләргә хәйрия фильмы күрсәтте.

Яшьләр дә читтә калмады. “Батырлык” хезмәткәрләре үзен чәлекле флешмоб үткәрде. Анда катнашучылар үзләренең әбиләре белән фото­ларын, алар хакында кызыклы язмаларны урнаштырып, Өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде.

Район мәктәпләрендә укучылар һәм  балалар бакчаларында­ тәр­бия­ләнүчеләр үзләренең әби-бабайларына матур котлау ­открыткалары ясады.

Балалар сәнгать мәктәбендә игелек акциясе, иҗади эш­ләрдән күргәзмә оештырылды.

Тәтеш районындагы белем бирү йортларында игелек һәм шәфкатьлелек дәресләре уза.

Зур Әтрәч җирлегендәге “Нур” авыл хуҗалыгы җитәкчесе Радик Нургалиев һәм эшкуарлар Алсинә Гайнуллина белән Рамилә Шәрәфиева өлкәннәрне күчтәнәч пакетлар өләшеп ­шатландырды.

Өлкәннәр ункөнлеге тә­мам­ланганда белем бирү программалары һәм сәламәтлек төркемнәре белән өлкән буын Университеты эшен башлап җибәрде.

Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланды, шулай да безнең игътибар һәм кайгырту көмеш яшьтәге кешеләргә һәрчак кирәк, һәм өлкән кешеләрнең хәлен, яшәешен яхшырту, аларның социаль яклау дәрәҗәсен арттыру, аларга иҗтимагый тормышка этәргеч ясау буенча эшләр дәвам итәргә тиеш.           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев