Кадерле Әниләр өчен
Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумында Әниләр көне алдыннан “Дөнья әниләр мәхәббәте белән балкый” дип исемләнгән бәйрәм программасы булып узды.
(Тәтеш, 30 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Татьяна Кузнецова (автор фотосы) ).
Барлык яшьтәге – бөтенләй дә яшь һәм тәҗрибә белән зирәкләнгән – хатын-кызлар өчен җомга кичендә сәхнәдән тәбрикләү һәм яратуны белдергән сүзләр яңгырады. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар, мәктәп укучылары, район мәдәният йорты хезмәткәрләре әниләр өчен концерт программасы әзерләгән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җыелучыларны бәйрәм белән котлады. “Әниләр көне – сезгә карата хөрмәт һәм ярату гына түгел, шулай ук сезнең җәмгыятьтәге ролегезне дә тану, сез хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлектә катнашу белән бергә, үзегездәге әниләрчә бурычыгызны да уңышлы алып барасыз”, – дип мөрәҗәгать итте ул хатын-кызларга.
Бәйрәм концерты тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте һәм әнинең – һәр язмышта иң мөһим сүз икәнлеген тагын бер кат искә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев