Калынлыгы 10 сантиметрдан аз булган боз кеше өчен куркынычсыз дип санала
Язгы бозда үлем куркынычы булу ихтималы бар, беренче җепшек көннән соң, кар тизрәк эрегән һәм гөрләвекләр булып сулыкларга аккан яр буйларында ул аеруча да куркынычрак була.
(Тәтеш, 21 март, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина фотосы). Бозның ныклыгын чама белән билгеләргә мөмкин: зәңгәрсу төстәге боз – нык, ак төстәгесенең ныклыгы ике тапкырга ким, соры, төзсез ак яки саргылт таплар белән боз катламы ышанычсыз була.
Калынлыгы 10 сантиметрдан аз булган боз кеше өчен куркынычсыз дип санала. Тәтешлеләргә шуны истә тотарга кирәк, транспорт белән бозга керү тыела, ә хокук бозучыларга штраф санкцияләре кулланылырга мөмкин. Балыкчыларга кечкенә бәкеләрне бер-берләренә бик тә якын килеп бораулау киңәш ителми. Балык тотарга барганда озынлыгы 15 – 20 метрдагы бер башы төенләнгән җеп алу да артык булмас, моны батучыга, баш аркылы кул астына кия алсын өчен, ыргыталар. “Әгәр сез салкын суга төшеп китсәгез: каушап калмагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, сулышны тигез итеп алыгыз, – дип киңәш итә “ТР буенча Россия МЧС ГИМС үзәге” Кама Тамагы участогының кече суднолар буенча начальнигы Алексей Ананьев. – Кулларыгызны ян-якка җәегез һәм гәүдәгезне агым юнәлеше буенча горизонталь хәлдә тотып, боз кырыена ябышырга тырышыгыз. Күкрәк белән сак кына боз читенә ятарга һәм башта бер, аннары икенче аягыгызны өскә күтәрергә дә тиз генә бозга тәгәрәп чыгарга омтылыгыз, һич кенә торып басмагыз, ә куркыныч урыннан акрын гына ераккарак шуышыгыз.
Ата-аналарга мөрәҗәгать итәбез: балаларыгызга сулыклар янында уйнарга ирек бирмәгез. Гомерегезне саклагыз!
Язгы бозда үлем куркынычы булу ихтималы бар, беренче җепшек көннән соң, кар тизрәк эрегән һәм гөрләвекләр булып сулыкларга аккан яр буйларында ул аеруча да куркынычрак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев