Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасы уздырылды
Татарстаннан барлыгы 51 гаилә чакырылган иде.
(Тәтеш, 27 август, "Тәтеш таңнары"). 24 августта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова катнашында республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасы уздырылды.
Татарстаннан барлыгы 51 гаилә чакырылган иде.
Безнең районнан бу чарада Сергей һәм Татьяна Мамкинлар гаиләсе катнашты. Аларда бу тантанада катнашу дәверендә онытылмас хәтирәләр калды, бу гаилә Татарстан Республикасы Президентына һәм район җитәкчеләренә үзләренең чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
Мамкин гаилә архивыннан фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев