Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кешеләргә ярдәмгә килә

Янгын сүндерү-коткару каравылы начальнигы Сергей Васин әлеге 133нче частьтә иң өлкән хезмәткәрләрнең берсе: ул 38 елдан бирле ут-күз сүндерү белән көрәшә һәм кеше гомерен коткарып кала.

(Тәтеш, 27 декабрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы) ). 

Янгын сүндерү исәбен ул төгәл санап чыга алырмы икән белмим, әмма шуның беренчесе хәтерендә мәңгегә уелып калган. “Богдашкинода йорт януы турында хәбәр килде. Борчылдым, әлбәттә. Шул урынга барып җиттек, ләкин ялган чакыру булып чыкты. Олы Тархандагы янгынны беркайчан да онытыр­лык түгел, ул чакта “Авыл хуҗалыгы химия­се” янды: коткару эшләрен көчле җил тагын да катлауландыр­ды. Әле яхшы үлем-җитемнәрсез булды”, – дип искә төшерә ул. 
Янгын сүндерүче булырга әтисе үрнәге буенча киткән, аңа кадәр армиядә хезмәт иткән, берникадәр педагог булып эшләгән. Каравыл начальнигы вазифасында – 1982 елдан алып, әмма бу аны янгын сүндерүләргә барудан бөтенләй дә азат итми, киресенчә, беренче булып баруны йөкли.

“Эшебезнең уңышлы нәтиҗәсе берничә факторга бәйле: һава торышы шартлары, кешеләрнең үз-үзләрен тотышы, янгын турында вакытында хәбәр итү. Бервакыт чакыру буенча Урюмга киттек: безне йорт хуҗасы каршы алды һәм ут телләре күтәрелүен күргәч үк бөтен ишек­ләрне, тәрәзәләрне ябып куюын әйтте. Бу кислород керүне туктата, һәм без бернинди кыенлыкларсыз янгынны сүндердек. Әлеге ир-ат берничә елдан соң шул рәвешле күршеләрендәге йортны да коткарып калды. Хуҗаларның безгә күрсәтмәләр биргән чаклары да булгалый: бу бик комачаулый, һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш”, – дип сөйли Сергей Николаевич.

Аның әйтүенчә, газлаштыру янгыннар чыгу санына шактый йогынты ясаган: аларның исәбе кимегән. Әмма кешеләрнең бер өлеше элеккечә үк ут-күзгә җиңелчә карый: шулай итеп, язын, район авылында яшәүче берәү чокыр калкулыгындагы үләнгә ут төртеп, өч йортны яндырган. 

Янгын сүндерү-коткару операция­ләрендә команда рухыннан башка булмый. “Бездә һәркем үзе өчен үзе дигән төшенчә юк”, – ди Сергей Николаевич. Һәм бу гаҗәп тә түгел: һәр хезмәткәр кешеләргә ярдәмгә килеп, үзенең сәламәтлеген генә түгел, шулай ук гомерен дә куркыныч астына куя.  

Янгын сүндерүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дигән сорау­га, ир-ат гади итеп җавап бирде: ­“Курык­мыйча”. 

Ә язма героебыз кешеләрне коткарганда нәрсәләр кичерә икән? Йөкләнгән бурычны үтәү хисе ничек кенә күп тапкырлар кабатланып яңгыраган сүзләр булса да: “Кеше гомереннән дә кадерлерәк берни юк”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев