Халидә Галиәкбәрова: Район газетасын мәктәп елларыннан ук укып киләм
Укучы газета турында сөйли.
(Тәтеш, 24 июль, “Тәтеш таңнары”). Халидә Галиәкбәрова, Алабирде авылы:
– Район газетасын мәктәп елларыннан ук укып киләм. Ул чакта Баймәт авылында яши идем әле. Әти-әнием һәрвакытта район газетасын яздырдылар. Аннары Алабирде авылы егетенә кияүгә чыктым. Менә 19 ел инде “Тәтеш таңнары”ннан бер генә дә аерылганыбыз юк, без аның тугры укучылары дисәм дә була. Ирем Рәис тә, үзем дә, ике улыбыз Рәсим белән Раяз да район яңалыклары белән кызыксынып барабыз. Газетада гыйбрәтле, тормышта булган хәлләр, мәгариф хакындагы язмалар аеруча да ошый. Төрле ризыклар пешерү серләрен, файдалы киңәшләрне күбрәк бастырсагыз иде. Бу яшь хуҗабикәләргә дә, аш-су әзерләргә яратучылар өчен дә бик кирәк, дип саныйм. Район газетасы үткәргән бәйгеләрдә бик теләп катнашабыз. Бервакыт бүләк тә отып, моңа чын күңелдән сөенгән идек. Газетадагы “Язмыш кочагында” дигән яңа рубрика бик кирәкле дип уйлыйм. Чөнки һәркемнең күңелен бушата алырлык кешесе юк. Андыйларга бер җылы сүз, киңәш тә яшәргә көч бирер иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев