Киләчәгең якты булсын, “Хатирә”!
Келәш мәдәният йортында авылның “Хатирә” ансамбле оешуның 25 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр.
(Тәтеш, 16 ноябрь, Тәтеш таңнары, Сания СӘМИГУЛЛИНА (автор фотосы)). Бәйрәм рухы бөркеп торган клуб залында бизәлгән күргәзмәдә ансамбльнең ирешкән казанышларын белдергән “Балкыш” фестивале һәм район, республика күләмендәге Дипломнар, Рәхмәт хатлары, иҗат коллективының төрле еллардагы фотосурәтләре урын алган. Анда язылган мактау сүзләрендә тирән хөрмәт һәм ихтирам чагыла. Шул чактагы гүзәл ханымнар инде бүгенге көндә ак яулыклы үрнәк әбиләргә әверелгән, бары тик бер нәрсә үзгәрешсез калган – алар күңелләре белән һаман яшь һәм җырга-моңга гашыйк иҗади кешеләр.
Үткән еллар тарихы
“Хатирә”нең башлангычы 1994 елга шул чактагы мәдәният хезмәткәре Луиза ханым Нәбиуллинаның тырыш эшчәнлегенә барып тоташа. Ул ансамбльгә нигез салучы да, аңа канатлар куючыларның берсе дә була. Тырыш оештыру хезмәтеннән соң җырларга яратучы авылдашлары хуплавында коллектив үзенең иҗат юлына якты күпер сала. Киңәш-табыш итеп, ансамбльгә “Хатирә” дигән күркәм исем бирәләр. Авыл тормышындагы эш-мәшәкатьләрне, авырлыкларны бер якка куеп, уңган-булган хатын-кызлар төркеме халкыбызның онытылмас җырларын, такмакларын өйрәнеп, авыл клубында беренче сынау буларак чыгыш ясый. Бик тә уңышлы булып чыга ул, тамашачы алкышлап каршылый үзләрен. “Хатирә” авылдагы мәдәни тормышны үстерүгә һәм киң җәелдерүгә әйтеп бетергесез зур өлеш кертә. Аларга яшьләр дә, мәктәп укучылары да кушыла. Бу үсеп килүче буынны да гореф-гадәтләр һәм мәдәният учагына җәлеп итүнең бер өлгесе булып тора.
Күңелле хис-кичерешләр
Менә көтелгән мизгелләр җитте. Йөзләреннән нур бөркеп торган ансамбль ветераннары көчле алкышлар астында сәхнә түренә күтәрелә. Бу кичне аларның урыннары түрдә. Бәйрәмне алып барган Гөлчәчәк һәм Рәшит Галимовлар сәламләү сүзләрен белдереп, күңелләреннән ургып чыккан шигъри юлларны җиткерәләр. Ул да түгел авылның “Ак калфак” бүлеге вәкилләре шаян һәм шул ук вакытта җаннарны җылытырлык җырны биюле күренешләр белән тулыландырып, чын үзешчәннәрчә итеп яңгыраталар. Һәм авылда борынгыдан сакланып килгән матур йоланы яңартып, “Май уны” дигән түгәрәк уен башланып китә. Биредә инде гыйбрәт алырлык та, мәзәк итеп карарлык та, шифалы үләннәр җыю серләрен уртаклашу да, тәмле ризыклар пешерүче уңган хуҗабикәләр икәнлеген раслаучы күренешләр чагылышы күңелгә ялкын-дәрт, якты хисләр өсти. Менә кайда ул халкыбызның гүзәл бизәкләре, онытылмас тойгылары! Үтемле чыгышларны балалар бакчасы сабыйлары да сәнгатьле шигырьләре белән ямьлиләр. Башкача була да алмый, алар бит инде әбиләренең якты киләчәккә өметләрен аклаучы дәвамчылары булып тора.
Изге теләкләр яңгырады
Авыл кешеләренең әлеге шатлыгын уртаклашырга районның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре дә килде. “Бу кичәдә без авылның иң күркәм, иң актив кешеләрен күрәбез. Тәтеш, район авыллары һәм башкалабыз Казан сәхнәләрен иңләгән “Хатирә” коллективына бүген олы ихтирам һәм хөрмәт сүзләрен белдерәсем килә. Һәрвакытта шулай мөлаем, җырга гашыйк җаннар булып калыгыз”, – диде районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова һәм шәхсән үз исеменнән котлау сүзләрен җиткереп, ансамбль коллективына район мәдәният йортының һәм “Ак калфак” оешмасының Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләк тапшырды.
Галия Камалетдинова, Галиябану Җәләлиева җылылык бөркеп торган бәйрәм мизгелләрен нурлап үзләре язган иҗат җимешләрен сөйләделәр. Галия апаның гармунда “Чияле тау” көен уйнавы бик күпләрдә соклану хисләре уятты. Үткәннәрне яңарткан видеоязма еракта калган елларга алып кайтты. Луиза Нәбиуллина белән Галиябану Җәләлиева көйләгән мөнәҗәтләр күңелләрне сафландырды. Наҗия Гайнуллина авыл көйләрен яңгыратса, Сания Борһанова, Саимә Мөхәммәтова заманча җырлар белән сөендерделәр. Гөлчәчәк Галимованың моңлы һәм аһәңле тавышы йөрәк кылларын нечкәртте, хәтта күзләрне яшьләндерде.
Ансамбльнең берничә әгъзасы инде бу якты дөньядан мәңгелек йортка күчкән, бу кичне аларны да тагын бер кат искә алдылар. Әлеге уңайдан авыл имамы Фәһим хәзрәт Галимов изге догалар ирештереп, җыр ансамбленә җылы теләкләрен җиткерде һәм, әлбәттә инде, юбилей күчтәнәчен дә тапшырды. Келәш җирлеге башлыгы Илдар Халиков та Келәшнең горурлыгы булган коллективка матур теләкләрен белдереп, “Хатирә”ләрне бәйрәмнәре белән котлады һәм һәркайсына авылның мәдәни тормышында, төрле чараларда актив катнашканнары өчен авыл Советының Рәхмәт хатлары тапшырды. Авылдашлары Дамир Нотфуллин юбилей уңаеннан үзешчәннәргә ихлас теләген белдереп, алар өчен махсус татлы торт кайтарттырган булып чыкты, ә Зифа Гайнуллина тантана сәбәпчеләренә күңел эретерлек сүзләр әйтеп, чәчәк гөлләмәләре өләште.
Тирә-якка моң агылды
Сәхнә түренә чыккан “Кояшкай” ансамбле кызларының чыгышы, авылдагы ир-егетләрнең күмәкләшеп “Без бит авыл малайлары” җыры бәйрәмгә килүчеләрнең барысы өчен дә матур бүләк булды. Аларны тыңлаганда әйтеп бетергесез тирән тәэсирләр биләп алды. Менә бит ул кайда авылларның горурлыгы, йөзек кашы, аны танытучылар һәм данлаучылар. Бу көнне мәдәният йортында җыр-моң агылды. “Хатирә”ләр белән бергә авыл халкы да якты истәлекләрне барлады, эш-мәшәкатьләрдән арынып, рухи байлык диңгезендә йөзде.
Киләчәгең дәвамлы һәм якты булсын, “Хатирә”!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев