Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кияү белән кәләшкә уң аяктан атлап керү мөһим

Кошки-Новотимбаеводан Надежда Пыркина безгә авыл кешесе Александра Кузнецованың кайчандыр чувашларда үзе күргән туй йоласы турында сөйләде.

(Тәтеш, 8 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова).

–     Яшь егет сөйгән ярын димләр өчен үткенрәк дустын яки бер төркем кеше җибәрә, – дип сөйли Надежда Кузьминична. – Әгәр кыз риза булса, егет берничә көннән соң, булачак туй турында сөйләшер өчен, үзенең ата-анасы һәм туганнары белән аларга килә. 

Тантана көнендә, төштән соң, кәләшнең һәм кияүнең өйләренә туганнары җыела. Кияүнең туганнары кәләшне атлар белән ­барып алырга әзерләнәләр. Туй арбасында беренче булып ишегалдыннан туй башлыгы, гадәттә апасы белән ире яки абыйсы белән аның хатыны, утырып чыга. Кияүнең калган туганнары алар артыннан бара. Бизәлгән атлар кәләш яшәгән йортның капка төбенә килеп туктыйлар һәм туй җырлары җырлана башлый. Кунакларны каршыларга булачак хатын ягыннан туй башлыгы чыга, кәләшне дә ул алып чыга. Яшь кәләш кияүне кулыннан җитәкләп ала, яшьләр бергәләп кәләш йортына атлыйлар. Кияү белән кәләш бусагадан икесе бергә уң аяктан атлап керергә тиешләр, әгәр инде ялгыш кына сул аяктан атлап керсәләр, гаилә тормышы әйбәт булмаячак диләр. Ызбага кергәч, кияү гыйбадәт кылу урынындагы кызыл почмакка утыра, ә кәләшне туй башлыгы, хатын-кыз, аерым бүлмәгә яки чаршау артына алып кереп китә, анда кыз япмасы ябылган булачак хатын такмаклап кәләш елавын башлап җибәрә. Такмакларда ул булачак иренә, үзенең ата-анасына, ахирәтләренә, туган-тумачаларына мөрәҗәгать итә һәм иргә чыккан алдагы тормышы турында елап такмаклый. Аннары кәләш, туганнары белән саубуллашып, табынга әти-әнисе уртасына утыра һәм такмаклап ­елавын дәвам итә.

Кәләшнең әти-әнисе яшь­ләргә матур теләкләр һәм тынычлык, татулык теләп мөрәҗәгать итә. Шуннан соң кәләш белән кияү  йорттан чыгалар, кияү ишегалдында көтеп торган туй атына утыра, ә кәләш янәшәдә басып тора. Тирә-юньдәгеләр атның кайсы аяктан атлап китүен күзәтеп торалар. Әгәр ул сул аягын күтәрсә, бу начар билге – бәхете булмаячак дип санала. Аннары туй атлары кияү йортына юл тота. Анда барып җиткәч, туй башлыгы туй җырын җырлап җибәрә. Кәләш йортка үзе тукыган киндер паластан атлап керә. Ишек төбендә аны кияүнең ата-анасы ипи-тоз, өйдә ясалган сыр һәм май белән каршылый. Кәләш икмәкне үбеп ала, сыр һәм май каба. Әлеге йола белән яңа ата-анасы аңа иренең йортында аның теле майдай йомшак булуын искә төшерәләр, дип санала.

Ата-анасы йортында кияү гыйбадәт кылу урынындагы ­кызыл почмакка утыра, ә кәләш ­чоланда яки кыз япмасы ябылган килеш чаршау артында утыра, ул кабат елап такмаклап – кәләш елавын башлап җибәрә. Аңарда ул булачак каенанасына мөрәҗәгать итә. Бу вакытта кунаклар ашыйлар, күңел ачалар. Кияү белән кәләшне озатып йөрүчеләр арасындагы  шаян әрепләшү Кошки-Новотимбаево авылындагы чуваш туйларында еш була. Ул шуңардан гыйбарәт, кияүне озатып йөрүче туй башлыгы җырларда һәм шаян такмакларда кәләшне хурлый, ә кәләшне озатып йөрүче туй башлыгы үзенең яңа киявен үрти.

Кәләш ягыннан туй башлы­гының хатыны кияүне киендерә. Алар кияү белән киң эскәмиягә менеп басалар. Ул беренче чират­та кияүгә күлмәк, аннары бәйләгән ак бияләй кидерә, шарф урынына чигелгән сөлге яба һәм кияү­не сиздермичә генә үбеп ала. Киен­дерү өчен киемнәр кәләш тарафыннан алдан ук әзерләнеп куела. Туй башлыгының хатыны стеналарга кәләш чиккән сөлгеләрне, эскәтерләрне, мендәр тышлыкларын һәм башкаларны элә, моның белән ул аның кул остасы булуын күрсәтә. Күңел ачу төнгә кадәр дәвам итә. Ахыргы сый буларак итле шулпа чыгаралар. 

Икенче көнне кияүнең ата-анасы йортына кунакка ике яктан да өлкән яшьтәге “яңа яучылар” җыела. Кәләшнең туганнарын алып килергә кияүнең үзен җибәрәләр, яки, алдан килешеп куелу буенча, алар үзләре киләләр. Туй һәм кунак җырларын ­башкаралар, бииләр, яңа кодалар белән танышалар һәм аралашалар. Ахыргы сый итеп шулай ук итле шулпа чыгаралар һәм шуннан соң кунаклар өйләренә таралышалар. 

Өченче көнне кияү белән кәләш ягыннан кунаклар кәләшнең йортында “яңа хатынга” җыелалар. Ике яктан да бары тик яшь туганнарын гына чакыралар. Яшь пар гыйбадәт кылу урыны янындагы табынга бергәләп утыра, кәләш башына тухья (туташлар баш киеме) урынына  хушпа (хатыннар баш киеме) кия. Сүз уңаенда, авылда тухья барлык кәләшләр өчен дә бер генә булган һәм кәләш япмасы шулай ук бөтен кешедә дә түгел, бары тик бик яхшы кул осталарында гына булган.

Яшь  хатын иренең йортында әти-әнисенең өе, алда торган ирдәге тормышы турында күңелне кузгатырлык җырлар башкара. Кунаклар китәр алдыннан табынга итле шулпа һәм ботка чыгаралар. 

Кыз үзенең ата-анасы белән елап, шул ук вакытта моңсу җырлар җырлап саубуллаша. 

Дүртенче көнне кияү йортына туганнарын һәм танышларын килен пешергән чумарлы сыек шулпа “сене сын салми” белән сыйланырга чакыралар. Киленнең туганнары моңарда катнашмый. Кыз шулпасын килен үзе әзерли һәм табынга чыгара. Ә кунаклар күңел ачалар, җырлыйлар, бииләр, табын янында әңгәмә коралар.   

Шулай итеп, Кошки-Новотим­баевода чуваш халкының гореф-гадәтләрен саклап, яңа гаилә ­барлыкка килә.

рәсемдә:
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев