Конкурста җиңү – бәйрәмгә бүләк
Тәтеш эшкуары Рәмзия Рафикова лаеклы бүләк алды.
(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсына йомгак ясалды.
1998 елда ук салынган матур гадәт буенча, сәхнәдә конкурста җиңүчеләрне – Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан килгән, төрле эшчәнлек өлкәләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән гүзәл затларны хөрмәтләделәр.
Финалга чыгучыларга бүләкләрне ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Ел саен бәйге республиканың 43 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән үз эшләрендә уңышлы хезмәт куючы хатын-кызларның яңа исемнәрен ача. Быел зона турларына 300дән күбрәк катнашучы тәкъдим ителгән, алар арасында 101 кеше финалга чыккан.
Рәмзия Рафикова “Хатын-кыз – бизнес леди” номинациясендә җиңүче булды. Бүгенге көндә районда гына түгел, ә аңардан ары да билгеле булган беренче кафесын ачканга май аенда 15 ел тула. Үзе яшәгән шәһәренә битараф булмаган ханым зур эшкә алынган һәм предприятиенең ныклыгын әлеге еллар сынаган. Шактый көчле көндәшлек булуга карамастан, Рәмзия Әхмәт кызы бизнеста уңышлы үсешкә ия, ул район икътисадында үз урынын ныклы тота һәм яңа эш урыннары булдыра. Бүгенге көндә шәһәрдә аның җитәкчелегендәге өч кафе эшли.
Рәмзия Рафикова хәйрия эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә, әмма моны белгертмәүне өстен күрә, Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Тәтеш районындагы иҗтимагый вәкиле булып тора.
– Гаиләбез Апас районының Кече Болгаер авылыннан Тәтеш шәһәренә күченгәндә Рәмзиягә 4 яшь иде, шуңа күрә ул бу шәһәрне туган җире дип саный, – дип уртаклаша Рәмзия Әхмәтовнаның әнисе Мәрьям Нотфулла кызы. – Аның бабасы Миңнулла Гарипов үзенең хезмәт сөючәнлеге белән дан тотты: мич тә чыгарды, итекләр дә баса белде... Рәмзиянең әтисе дә аңардан иң яхшы сыйфатларны өйрәнеп калган: бөтен эшкә кулы оста булды. Кызым да шундый ук – бернинди эштән дә курыкмый, шуңа күрәдер инде, аның барысы да алдан ук ниятләп куелганча уңышлы килеп чыга.
– Эшмәкәр булу җиңелме? – дигән сорауга мин болайрак җавап бирәм – бухгалтер да, повар да, юрист һәм шофер да, товар белгече һәм дизайнер да булырга туры килә. Эшмәкәр булу җиңел түгел һәм җаваплы, – дип сөйли Рәмзия Әхмәт кызы. – Катлаулы хәлләр дә була, алардан гыйбрәт аласың. Иң мөһиме, минем ышанычлы терәгем – ирем, балаларым, туганнарым һәм якыннарым, вакыт белән сыналган тату коллективым һәрчак янәшәмдә. Үз хезмәтеңне чын күңелдән, сыйфатлы итеп башкару әһәмиятле. Узган тантаналы чара миңа искиткеч тирән тәэсирләре белән истә калды, зал гүзәл һәм хезмәт сөючән хатын-кызлар белән тулы иде, аларның һәрберсеннән үрнәк алырга мөмкин. Танылган артистлар һәм иҗат коллективлары бик матур концерт программасы бүләк иттеләр. Бу көн миңа яңа үрләр өчен гаять зур көч-кодрәт бирде, киләчәккә ниятләп куелган эшләр күп әле.
Тышлыгына фотосурәте һәм аның эшчәнлеге турындагы зур мәкалә язылган журнал тапшыру Рәмзия Рафикова өчен тагын бер күңелле мизгелләрнең берсе булган.
Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева, районның “Татар гаиләсе” һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Рима Сафиуллова, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, җәмәгатьчелек активистлары Юлия Тимарина белән Румия Шәйхетдинова составындагы район делегациясе катнашты.
фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев