Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Куркынычсызлык чараларын үтәгез

Исегездә тотыгыз, сезнең сәламәтлек бары тик сезгә генә түгел, шулай ук тирә-юньдәге кешеләрнең дә сәламәтлегенә бәйле.

(Тәтеш, 20 август, "Тәтеш таңнары"). Министрлар Каби­не­ты карары нигезендә, рес­публикада коронавирус­ка каршы чараларны рег­ламентлаучы документ­ларга үзгәрешләр кертел­гәнлектән,  дүшәмбе, 17 ав­густтан, Татарстанда театр­лар, ­кинотеатр­лар, башка күңел ачу йортлары үз эшен башлап җибәрә. Бу кешеләр килүнең чик­ләнгән исәбе белән санитар нормалар һәм та­ләпләрне мәҗбүри үтә­гәндә рөхсәт ителә. Мисалга, ачык һавадагы чараларга – 100дән күбрәк, биналарда 50дән артык кеше җыелырга тиеш түгел, 1 кешегә – кимендә 4 метр. Спорт чаралары залның сыйдырышлылыгына карап, 25 %тан артык тулыланмас­ка тиеш. Кафеларда банкетны 50 кешегә үткәрү рөхсәт ителә. Шулай ук антисептик булганда перчаткаларны мәҗбүри кию бетерелә. Шуңа күрә җәмәгать урыннарында кулларны эшкәртү өчен дезинфекцияләү әйберләре булу зарур. Чикләүләрне алуның өченче ­этабына карамастан, хезмәтләр күр­сәтү, сәүдә, транспорт өл­кә­сендә мәшгуль булган гражданнар эштә перчатка кияргә тиешләр.

Чирдән куркынычсызлык чараларын үтәгез. 
Медицина битлекләре киеп йөрегез. Кулларны һәрдаим сабынлап юыгыз, дезин­фекцияләүче әй­берләр белән яхшылап сөртегез. Эштәге, өйдәге башка өслекләрне дә чис­та  тотыгыз, аларны, телефоныгызны антисептик белән эшкәртегез. Башка кешеләр белән уртак савыт-сабаны кулланмагыз. Йөт­кергәндә, төчкергәндә, томау төшкәндә – авыз һәм борын куышлыкларын томаларга бер тапкыр кулланыла торган салфетканы файдаланыгыз.  Температура күтәрелгәндә, коры йөткерү, бизгәк, сулыш алу кыенлашканда, томау төшү һәм хәлсезлек белән гриппның башка төрле билгеләре, вируслы кискен тын юлы инфекциясе булган очракта ярдәм сорап медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итегез.

фото: Татар-информ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев