Кырларны ашлау бара
Район буенча тулаем 1500 гектар көзге бодай һәм күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган.
(Тәтеш, 15 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы аграрийлары көзге иген культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруга керештеләр.
“Колос” агрофирмасында авиация ярдәмендә 400 гектар көзге бодай өстәмә тукландырылган.
“Бакырчы”, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җир өсте техникасын кулланып, күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру бара.
Район буенча тулаем 1500 гектар көзге бодай һәм күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча
фотоны Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев