Кыю рәвештә алга барыгыз
Быел Тәтеш районындагы шәһәр һәм авыл мәктәпләрен 94 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады.
(Тәтеш, 5 август, "Тәтеш таңнары"). Тәтешнең үзәк паркында 2020 елгы чыгарылышларга багышланган тантаналы чара булып узды. Быел Тәтеш районындагы шәһәр һәм авыл мәктәпләрен 94 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады.
“Сез имтиханнарны уңышлы тапшырдыгыз, аттестатлар алдыгыз. Барыгыз да үзегез хыялланган уку йортларына укырга керер, дип өметләнәм, ә инде кемдер эшкә урнашыр яки РФ Кораллы Көчләре сафында хезмәт итәргә китәр – бу сезнең сайлау. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең кайтуыгызны һәрчак көтеп торачакбыз. Хәерле юл!” – дип мөрәҗәгать итте чыгарылышларга район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Быелгы чыгарылыш кичәсе алдагыларыннан шактый ук аерылып торды. Шулай да әлеге тылсымлы көнне түземсезләнеп көткән егет-кызларны бу һич кенә борчымады.
Егерме дүрт чыгарылыш укуга намуслы мөнәсәбәтләре, дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырганда бик яхшы уңышларга ирешкәннәре өчен “Укудагы аерым уңышлары өчен” Россия медале белән бүләкләнде.
Чыгарылышларның барысы да район башлыгы Рәхмәте белән билгеләп үтелде.
Сыйныф җитәкчесе Лилия Мөхәммәтшина егет-кызларга изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Игорь Суханов чыгарылышларны ата-аналар исеменнән тәбрикләп, яшьләрнең казанышларында укытучыларның роле мөһим булуына басым ясады. “Мәктәп сезгә белем бирде, бу олы тормышка бик яхшы башлангыч.
Хыялланыгыз һәм кыю рәвештә алга барыгыз. Сезнең ышанычлы ярдәмчеләрегез һәм терәгегез ата-аналарыгыз барлыгын истән чыгармагыз”, – дип ассызыклады ул.
“Мәктәптәге вакыт тиз узып китте. Күңелдә мәктәп, укытучылар, сыйныфташлар турындагы матур хатирәләр сакланачак. Чыгарылыш кичәсе – мәктәп тормышында безнең иң көтеп алынганы, әлеге көн уку еллары эчендә иң яхшысы булды. Бу көндәге хис-кичерешләр күңелемдә озак сакланыр”, – дип уртаклашты Ксения Селюкова.
Егет-кызларны алда яңа, вакыйгалар белән тулы тормыш көтә. Бүген алар сыналып карамаган язмыш бусагасында, һәм кичәге мәктәп укучыларын нинди киләчәк көткәнлеге – аларның һәркайсының үзеннән тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев