Мәдәният хезмәткәрләренең шаянлыгы һәрчак ташып торсын
Казанда узган “Әйдә, ШаяРТ” татар КВНы бәйгесендә безнең районны сәнгать осталыгы ташып торган мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Хәйруллина, Рәшит Галимов, Алсу Шаһиәхмәтова, Фәйрүзә Әскәрова һәм Рушания Мусина тәкъдим итте.
(Тәтеш, 28 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина). Тәтеш районының дүрт милләт халкының бердәмлеген чагылдырган “Дуслык” командасы бәйгенең беренче турында чыгыш ясап, икенче турга үтте.
Әйтергә кирәк, Тәтештә тату яшәүче төрле милләт кешеләре хакында хәзер бөтен
Татарстанда беләләр.
“Әлеге бәйгегә үзебезнең тарафтан уйлап чыгарылган көлкеле тамаша алып бардык. Әмма анда башкача төзәтмәләр кертелде, үзгәртелде. Чөнки беренче тапкыр гына катнашуыбыз булгач, КВНның шулхәтле катлаулы икәнлеген төшенеп тә җитмәгән булганбыз икән, – диде “Әйдә, ШаяРТ”та катнашып кайткан Ләйсән Хәйруллина. – Халык гомер-гомергә җор телле, шаярып-көлеп яшәгән бит инде. Әлеге бәйге, минемчә, уен-көлкеле ягы белән үзенә җәлеп итә. Мәртәбәле жюри безне икенче турга сайлап алды. Күптән түгел янә башкалабызның Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына барып, үзебезнең “көлке капчыгын” чишеп кайттык. Бу юлы без сәламләү чыгышы һәм танылган артистларның үзенчәлекле итеп төшкән фотосурәтләренә тасвирлама бирдек. КВНны караганда гына кызык, ә аның никадәрле катлаулы икәнлегенә бәйгедә катнашкач кына аңладык. Шуңа да ул безнең өчен үзенә бер төрле сынау һәм тәҗрибә уртаклашу булды. Анда яңа дуслар белән таныштык, алар белән хәзер аралашып торабыз”.
Тормыш мәшәкатьләрен онытып торырлык шаян мизгелләр бүләк итүчеләр, бүгенге көнебезне кызыклы мәзәкләр белән рухландыручылар булганда яшәве дә күңелле. Ә инде башкаларга елмаерлык тамашалар күрсәтү, ул зур осталык таләп итә. Бу яктан Тәтеш районының мәдәният хезмәткәрләренә тиңнәр юк дияргә була. Аларның җор телле һәм шаянлыгы һәрчак шулай ургып торсын иде.
рәсемдә: Бәйгедә катнашкан районыбызның “Дуслык” командасы./ФОТОНЫ ЛӘЙСӘН ХӘЙРУЛЛИНА ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев