Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Менә инде көзнең уртасы да җитә – яңгырлы, юеш карлы ай

Бу вакытта көзге урман үзенә тартып тора. Теләгең булса, бар нәрсәдән дә матурлык табып була: алтын яфраклар кое­луда, үләннәрдәге чык тамчыларында, усак агачының ачык кызыл ябалдашларында.

 Ә Идел өстендәге иртәнге томан шундый сихри! Октябрьдә йолдызлар йолдызнамәләргә ­барысы да яхшы булыр дип вәгъдә итә.

Кучкарлар үзенең керемен арттыра алачак. Октябрьдә күп гаилә бәйрәмнәре, кунаклар, көтелмәгән очрашулар булачак, шуңа күрә акчаларның кирәге чыгачак.

Үгезбозаулар иптәшләре арасында тынычлык урнаш­тыручы булачак, әмма гаиләдә ызгышлар булырга мөмкин. Шуңа күрә туганнарыгыз белән мөнәсәбәттә дипломат та булырга кирәк. Октябрь керем булыр дип тә вәгъдә итә.

Игезәкләргә үзләренең сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк. Эштә дә, өйдә дә барысы да тыныч булачак.

Кыслаларга йолдызнамә сак булырга киңәш итә: кешеләрне ялгыш сүз белән рәнҗетергә мөмкинсез. Бу йолдызнамә астында туган күп кенә кешеләр уңышлы яңа эш урыны табачак.

Арысланнарга дуслары ярдәме кирәк булачак. Гаиләле арысланнар өчен барысы да тигез барачак, ә менә ялгызларны күңелсезлек көтәчәк.

Кызлар өчен романтика вакыты. Иң кыю планнарыгызны тормышка ашырыр өчен бернинди киртәләр дә булмаячак. Акча янчыгыгызга карарга онытмагыз, моның барысы өчен дә акчагыз җитәр микән.

Үлчәүләр тыныч һәм үлчәп эшлиләр. Ай тиз һәм моңсурак узачак. Эштәгеләрне хезмәт буенча үсеш көтә. Ялгыз үлчәүләр язмышларын очратырга мөмкин.

Чаяннар үзләренең мөлаемлыгы аркасында яңа дуслар таба алачак. Октябрьдә бизнес өлкәсендә эшлекле хезмәттәшлек итүләр башлау файдага булачак.

Укчыларның шәхси эшләрендә гармония, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз – бераз гына авырып китсәгез дә, табибка мөрәҗәгать итегез. Күбрәк ял  алыгыз, табигатькә чыгу өчен вакыт табыгыз.

Кәҗәмөгезләр өчен мәшәкатьле ай булачак: өйдә дә,  хезмәтегездә дә эш күп булачак. Сезнең тынычлыгыгыз һәм ныклыгыгыз барсын да тәртипкә салырга ярдәм итәчәк. Сезгә зур эш урыны да тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Сукоярлар дулкынланудан, өй мәшәкатьләреннән котыла алачак. Финанс буенча да барысы да яхшы булачак. Ерак сәфәргә генә чыгып китмәгез, якыннарыгыз белән вакытны күбрәк уздырыгыз.

Балыклар өчен октябрь тыныч үтәчәк: кискен үзгәреш­ләр көтелми. Бу айны сез генә үзгәртә аласыз: үзегез һәм якыннарыгыз өчен бәйрәм ­оештырыгыз.

“Тәтеш таңнары”ннан йолдызнамә – айның барлык вакыйгалары да үзегездән тора дип ышандыра. Менә мәсәлән, район гәҗитенә киләсе елның беренче ярты еллыгы өчен 3нән 13 октябрьгә кадәр язылырга өлгерсәгез, акчагызны янга калдыра алачаксыз.

Әгәр иртә белән яхшы кәеф белән торсагыз, көне буе барысы да әйбәт булачак. Болытлы көнне дә елмаеп җиңел генә үткәреп була, чөнки көздән соң кыш килә бит, ә аннан соң язга да ерак калмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев