Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөселманнарның изге ураза ае башлана

Рамазан ае мөселманнарда иң хөрмәтлеләрнең берсе булып тора һәм уразаны катгый үтәүне таләп итә.

(Тәтеш, 24 апрель, «Тәтеш таңнары») Быел Рамазан ае 24 апрельдә башлана һәм 23 майга кадәр дәвам итә.

Коронавирус һәм үз-үзеңне изоляцияләү белән бәйле вәзгыятьне исәпкә алып, Рамазан аенда күмәк укыла  торган гадәттәге тәравих намазын мөселманнар өйдә башкарачак.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус таралу куркынычы аркасында ТР Министрлар Кабинеты карары белән мәчет һәм мәхәлләләргә бару тыела. Тыю Татарстанда санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр гамәлдә.

Тыю дин әһелләренә һәм йолаларны үткәрүгә, дини объектларның эшләве өчен кирәкле булган затларга кагылмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев