Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Надежда Ивлева: Балалар өчен дус булырга кирәк

Надежда Ивлева тумышы белән Чинчуринодан.

(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”).  Тәрбияче хезмәте – ярату, сабырлык, көч һәм үзеңне тулысынча эшеңә багышлауны таләп итә: әйтергә кирәк, сабыйларны көн саен кайгыртып тору һәркемнең дә хәленнән килми.

Нармонка авылының “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Ивлева җиде ел дәвамында нәниләргә үзенең йөрәк һәм күңел җылысын бүләк итә.

Надежда Васильевна тумышы белән Чинчуринодан. Башлангыч сыйныфлар укытучысы дип­ломы алгач, туган авылы мәктәбенә эшкә урнаша. Биредә аның сәләтен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр зур булган: беренче сыйныфны гына түгел, өлкән сыйныф укучыларын да укыткан. Рәсем, әдәбият дәресләрен алып барган, китапханәче дә, педагог та – оештыручы да, кыскасы, киң профильле һөнәр остасына әверелгән. 

– Студент булган вакытлар турында иң якты һәм матур хатирәләр сак­лана, – ди Надежда Васильевна. – Людмила Александровна Жаркова дәресләрен хәтерлим. Аның фәннәре бик ошый иде. Кырыс, таләпчән, гадел, үзе дә белде һәм безне дә теләсә нинди эшкә иҗади якын килергә өйрәтте. Аның мактавы үзе бер горурлык иде. Безне барысына да үзең ирешергә һәм үз дигәнеңдә торырга өйрәтте.  

Надежда Васильевна кияүгә чыккан. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. “Яшь гаилә” программасы буенча  йорт төзегәннәр. Вакытлар узу белән зур йорт хуҗалыгына ия булганнар. Тик менә мәктәпне оптимальләштергәннән соң гына карьерасын тәмамларга һәм хуҗабикә булып калырга туры килгән. Нармонка авылындагы балалар бакчасына тәрбияче булып урнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп ризалашкан.

– Бер тапкыр да үкен­гәнем булмады, эшкә бару өчен машина йөртергә махсус укыдым, – дип сөй­ли әңгәмәдәшем. – Һөнәремә баш-аягым белән чумдым. Биредәге һәр көн үзенә бер төр­ле. Балаларның ничек үсүен, үзгәрүен күрәбез. Алар бик игелекле, яр­дәмчел. Балалар бакчасында эшләү җиңел түгел, әмма рәхимле хезмәт – сабый ягыннан да шундый җавапны күрәсең. Үткәрелгән чараларның видеосын без еш очракта төшереп барабыз. Роликларны әти-әниләргә күрсәткәндә, алар сок­ланалар һәм хәтта га­җәпләнәләр: “минем балам ничек итеп бии!”, “минем сабыем шигырьне бигрәк яхшы укый!”... Укытучы, мисалга, үзенең укучысы БДИны “5”легә тапшыргач, ничек горурлана, миндә дә: моны мин өйрәттем дигән шундый хис барлыкка килә. Ата-аналарның балаларының уңышларын күзәтеп баруы сөендерә. Безнең балалар бакчасы коллективы белән кызык­сынып һәм актив рә­вештә хезмәттәшлек итәләр. Бездәге сабыйлар төрле авыллардан: Нармонка, Алекина Поляна, Кушкуй, Чинчуринодан киләләр. Өйләрендә алар үзләренең туган телләрендә сөйлә­шәләр, хәер, күбесе мил­ләт­ара гаиләләрдән. Би­редә алар рус телен дә, татар телен дә өйрәнәләр. Аларга чаралар бик ошый. Һәрбер датага, һәрбер бәйрәмгә бездә игътибар бүлеп бирелә. Уеннар, күңел ачулар, бәйгеләр, чаралар барышында балалар белемнәрен үстерәләр, дөньяны танып беләләр, милли гореф-гадәтләр белән танышалар, сөйләм телен камилләштерәләр һәм баеталар.

Надежда Васильевна уртаклашканча, һәр көн аңа шатлык китерә, бу димәк, аның вазифасы – тәрбияче булу дигәнне аңлата.
– Беренче чиратта, балалар өчен дус булырга кирәк, – ди педагог, – һәм бары тик аннары гына – тәрбияче, эшләүнең бар сере дә шунда. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев