“Әниләр чишмәсе”
Сөендектә шундый матур исемне йөрткән шифалы сулы чишмә бар.
(Тәтеш, 10 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА (автор фотолары). Җәйге кояш җылы нурлары белән иркәләгән ямьле көннәрнең берсендә без, гәҗит хәбәрчесе һәм шул ук вакытта районның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, әлеге кизләү янына авыл халкының шатлыгын уртаклашыр, алар белән бергә бәйрәм рухын, хис-кичерешләрен тоеп карар өчен юлга кузгалдык.
Матур табигатьле Сөендек җирлеген күздән кичереп, яшел хәтфәдәй келәм җәелгән тау итәгенә тукталдык. Анда авылның “Ак калфаклы” уңганнары Казан, Зур Әтрәч, Олы Тархан, Түбән Тархан, Байраш, Тәтеш, Апас һәм Чүпрәле районнарыннан килгән кунакларны җыр һәм канатлы сүзләрдән торган шигъри сәламләү сүзләре, күңелле җыр һәм татар халкының кунакчыллыгын белдергән баллы-татлы чәк-чәк белән каршылады. Ә тирә-юньне матур гөлләмәдәй балкып торган мөлаем авыл кешеләре, читтән кайтучы якташлары, милли күлмәкләр һәм башларына калфаклар кигән кызлар, ак күлмәк өстеннән чигүле камзулларын җилбәзәккә җибәргән егетләр, әлеге урыннарның барлык истәлеген күңелләрендә саклаучы ак яулыклы әби-апалар, бабай-абыйлар, гүзәллеккә, илаһи нурга күмеп, тагын да ямьләде.
Гармун моңына кушылып, бер зур төркем таш баскычларны барлый-барлый акрын гына түбәнгә, “Әниләр чишмәсе” янына агыла. Биредә аерым бер җанлылык хөкем сөрә. Матур итеп буялган чишмә өслегенә эленгән тустыганнар судан авыз итеп, тәнгә сихәт, җанга рәхәтлек алырга чакыргандай тоела. Изге теләкләремне әйтеп, балачактагы сыман учыма чишмәнең саф суын алып эчәм. Ул да түгел бер читтәге үзенчәлекле беседка эченә бизәлгән күргәзмәгә күз салам. Анда авыл уңганнарының кул эшләнмәләреннән алып телең йотарлык ризыкларына кадәр урын алган. Биредә тырыш, хезмәтнең чын казанында кайнап торучы кешеләр яшәве әллә кайдан сизелә. Иркен кыр киңлекләрендә күкрәп үскән тук башаклы алтындай игеннәр дә аларның хезмәтенә дан җырлыйдыр кебек.
Тар басма буйлап, суккан паласлар җәелгән уңайлы эскәмияләр янына киләбез. Аңа утырып рәхәтләнеп матурлык белән хозурланып була. Үрелгән читәндәге чабата, чүлмәк, осталарның барлык фантазияләрен эшкә җигеп ясалган сурәтләре: тегермән, ашлык көлтәсе, жираф, фил, алар янәшәсендәге бөдрә бәрән, пар аккошлар, сиртмәле кое, касәләрдәге чәчәкләр, багана башына оя корган ләкләк, шунда ук урын алган тәгәрмәчле трактор, утлы елларны хәтерләткән пушка, тарантас таккан һәм арбасына иген башаклары төягән атлар кизләүнең тирә-юненә әкияти төсмер бирә. Тау астында урнашкан әлеге кечкенә бер дөнья үзенең тарихы белән таң калдыра. Күтәрелеп карасаң ике яклап күккә ашардай булып мәгърур кыяфәттәге таулар үз эченә никадәрле истәлек һәм хатирәне сеңдергәндер, мөгаен.
Җырлы-биюле бәйрәм
Табигатьне җырга-моңга күмеп бәйрәм башланып китте. Яшь егетләр һәм кызлар күңелле көй сузып чишмәгә таба юл алдылар. Чү! Анда ак яулыгын иңнәренә төшереп бәйләгән әбекәй каршы ала түгелме үзләрен. Шулчак яшьләр күңелләренең бер читендә сакланып йөрткән сорауларына җавап ишетергә ашыга. “Чишмәнең исеме җисеменә туры килә. Әниләр безгә яшәү көче биргән кебек, ул саулык, көч бирә, – ди әбекәй ихлас итеп. – Миннән өлкәнрәк кешеләр сөйләве буенча, кырда урак урган хатыннар шушы чишмә янында казаннар асып ашарга пешергәннәр, балаларын да шушында туендырганнар диләр. Шуңа күрә чишмәбезне яңартып, карап торучы изге җанлы авылдашларыбыз аны “Әниләр чишмәсе” дип атаган да инде”. Егетләрне элекке йолалар да кызыксындыра. Ә Румия әби Гыйззәтова (авт. искәрмәсе: сценарийның авторы да ул) үзләренең яшь чаклары шушы чишмә буйларында узуын, бирегә җыелып җырлар җырлауларын, уеннар уйнауларын, изге теләк әйтеп чишмәгә йөзек, тимер акча салуларын, сөлге элүләрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Әлеге театральләштерелгән тамашада чишмәнең тарихы бик ачык итеп чагыла.
Әле тагын бер күркәм йола – кавышучы парлар да үзләренең гаилә учагын нәкъ тә менә чишмә юлыннан башлаган икән бит. Ул да түгел ике матур яр бизәкле көянтә-чиләкләрен асып, бер төркем яшьләр озатып килүендә чишмәгә якынлашты. Әлеге күренешне без сокланып һәм үзенчәлекле итеп карасак, өлкәннәр бу мизгелләрдә яшь чакларын искә алгандыр, мөгаен. Хатирәләр сандыгында үткәннәрнең, еракта калган гореф-гадәтләрнең бөтен истәлеге урын алган ләбаса!
Текә ярларга бай тау киңлеге үзешчәннәр Илһам Хәйбуллин, Ләйсән Хәйруллина, Рамил Ильясов, Навил Ибраһимов, Мәдинә Зөбәерова, Васыйл Юнысовларның кабатланмас тавышларына, гармунның яңгырашлы һәм үзәкләрне өздереп алырдай, йөрәкләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерүче сихри моңга күмелде. Татар халык биюен башкарган Гөлия Фазлыева халыкның алкышларын яулады, ә яшь һәвәскәр Камилла Мөхәммәтҗанова (рәсемдә уңда) аны чын осталык белән башкарды: һәр хәрәкәте килешле, җиңел, күбәләктәй очып китәр сыман тоелды. Җыр-моң дәрьясын моңлы азан тавышы алыштырды. Теләге булган һәркем намаз укып, ил-көнгә иминлек теләде.
Хисләр ургып ташый...
Һәр чишмәнең үз агымы, үз тарихы бар. Андагы исемнәрне барлап үтми мөмкин түгел, әлбәттә. Әүхәт абый Галиев – әлеге чишмәгә юл ачучы, аңа төшәр өчен таш баскычлар урнаштырган кеше. Ә Фаиз Арсланов һәм аның хатыны Дамирә апа – чишмәгә җан өрүчеләр, аның тибешен чистартып, буралап, тирә-ягын матурлап, төрле сыннар белән бизәүчеләр.
“Һәркем яраткан “Әниләр чишмәсе” 2010 елдан алып алтын куллы, тырыш Фаиз абый Арсланов исеме белән тарихка кереп калды. Чишмәне яңартуда Дания апа һәм Фәннур абый Садыйковлар (бүгенге көндә мәрхүмнәр) да бик күп көч куйды. Фаиз абый белән Дамирә апа киң күңелле һәм ярдәмчел кешеләр. Хәзерге вакытта чишмә суын авыл халкы да, бу якларга кайткан кунаклар да, чит төбәктән кайтучылар да үзләре белән алып китә”, – диде чараны алып барган Гүзәл Хәлиуллова.
Бәйрәм күңелле әңгәмә-аралашулар белән дәвам итте.
“Чишмә – яшәү чыганагы. Аны карап-тәрбияләп торган һәркемгә рәхмәт. Бәйрәмдә борынгы йолалар, халкыбызның гореф-гадәтләре яңарды, – диде сөендеклеләргә ихтирамын белдереп, әлеге чараны оештыруда хәйрия ярдәме күрсәткән районның “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова.

Изге теләкләр һәм ихлас хөрмәт сүзләрен кунаклар да, авыл халкы да, “Ак калфак” вәкилләре Гөлсем Фәткуллина, Гөлсинә Габбазова, Асия Ибраһимова һәм башкалар да ирештерде.
“Бәйрәмне уздыруда катнашучы авылдашларымның барысына да, аеруча да мәдәният өлкәсе буенча хезмәттәшләремә, шулай ук Башчы клубы мөдире Гөлия Латыйпова, бухгалтерия хезмәткәре Люция Исхаковага, егет-кызларга, алар территорияне төзекләндерүдә дә ярдәм иттеләр, исемләп санап чыгу мөмкин түгел, ихлас ихтирам сүзләрен белдерәсем килә”, – диде күңел тәэсирләрен уртаклашканда Сөендек авылының “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Люция Хәлиуллова.
Ямьле чара Рима Гомәр кызы ярдәмендә корылган сый-нигъмәтле мул табын артында корбан ашыннан авыз итеп, изге дога һәм вәгазьләрдән, йөрәк түреннән ургып чыккан хис-тойгылардан сугарылган күркәм сүзләр белән үрелеп барды, теләк-нәсыйхәтләрне җыелучылар ихлас күңелдән тыңлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев