Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Нәни энҗеләр” балкышы

Тәтеш татар урта мәктәбендә “Татар кызы – 2018. Нәни энҗеләр” бәйгесе булып узды.

(Тәтеш,  30 декабрь, Тәтеш таңнары, Сания СӘМИГУЛЛИНА  (автор фотосы)). Анда район авылларындагы һәм шәһәрдәге белем бирү йортларыннан 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 14 кыз осталыкта һәм уңганлык­та, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашты.

Җыелучылар башта бәйгечеләрнең кул эшләнмәләре, милли ризыклары белән бизәлгән күргәзмәне карап хозурланды. Биредәге сәйләннән, төрле тасмалардан ясалган чәчәкләрнең нинди генә төрләре юк иде, алар җәйге аллы-гөлле болынны хәтерләтте. Килешле итеп үрелгән курчаклар, урындык япмалары, башмаклар, муенса һәм беләзекләр, күңелләрне җәлеп итеп торган картиналар, серле дага, чигүле калфаклар, яңа ел килүен белдергән кар малае белән кар кызы... хәтта санап бетерерлек тә түгел. Ә инде аларга тагын да күркәмлек өстәп торган каклаган каз, чәк-чәк, пәрәмәч, кыс­тыбый, өчпочмак, күпереп пешкән күмәч... авыз суларын китереп тора. Әлеге өстәлләрдәге матурлыкны карап, тамашачылар акрын гына залга уздылар. 

Дулкынлану, шатланумизгелләре
Биредә инде аерым бер гүзәллек хөкем сөрә. Милли киемнәр кигән кызларның йөзләреннән нур бөркелә, шул ук вакытта дулкынлану мизгелләре дә чагыла. Алар төз итеп атлап, бер-бер артлы сәхнә түренә күтәрелде. Һәм “Үзем турында үзем” номинациясендә кызлар үзләре белән таныштырып үттеләр. “Белемлелек” номинациясендә һәркемгә аерым бер төрдәге сораулар бирелде, ә алар һич кенә дә югалып калмыйча, тулы итеп җавап бирделәр. Әйе, һәркайсының тырышып әзерләнгәнлеге әллә кайдан күренә. 

Иҗади мизгелләргә якынаябыз. “Сәнгатьле шигырь сөйләүче”, “Җыр”, “Минем биисем килә” номинацияләре залга рухи җанлылык өстәп,  ялкын һәм милли көйләрнең тылсымлы бер ямен өстәде. Бу вакытта тамашачыларның көчле алкышлары тынып тормады, әлбәттә. 

“Мин спортны яратам” номинациясендә кызлар тас­ма белән гимнастика күнегүләре дә ясадылар, бил­ләрендә җәлт итеп алка да әйләндерделәр, туплар белән оста итеп уйнадылар, төрле спорт күнегүләрен башкарып, һәркемне сок­ландырдылар, сәламәт яшәү рәвешен алып баруларын тагын бер кат расла­дылар. 

“Нәни энҗеләр” бәйгесендә “Аш-су осталыгы” номинациясе дә уңышлы  үтте. Алар әниләре һәм әбиләре ярдәмендә пешерелгән милли ризыкларны әзерләү рецептын сөйләделәр, кайберләре аны шигъри юллар белән тулыландырды. Бәйге азагына якынлашты, жюри әгъзалары: Олы Тархан урта мәктәбе директоры Расих Шагаев, үзәк район хастаханәсенең өлкән фельдшеры Руслан Сәфәров, гражданнарны яклау көллияте мөгаллимәсе Сәлимә Арсланова, район “Авангард” гәҗите баш мөхәррире Инга Сәфәрова, татар урта мәктәбе директоры Илнур Җа­малтдиновка җиңелләрдән булмагандыр диясе килә. Чөнки “Нәни энҗеләр“нең барысы да җиңүгә лаек, әмма арадан иң-иңен сайлап алырга кирәк. Сүз уңаеннан, бәйгедә Казанның татар гимназиясе укучысы, кунак кызы Элина Сафиуллова да катнашты. 

Шулай итеп, йомгак ясар минутлар якынлашты.  Төпле һәм гадел жюри әгъзалары киңәш-табыш итеп, үзләренең нәтиҗәләрен бар­ла­дылар.

Һәркем бүләккә лаек булды
“Иң җитез кыз” исеменә Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы Камилә Нәфигыйна (җитәкчесе Рузилә Хәмидуллина) лаек булды. “Иң тапкыр кыз” – Кече Әтрәчтән Диана Нургалиева (җитәкчесе Алсинә Фәй­зуллина). “Иң тырыш кыз” – Байраштан Нәргизә Хәйруллина (җитәкчесе Ләйсән Хәйруллина). “Иң сәләтле кыз” – Тәтеш татар урта мәктәбе укучысы Алисә Шакирова (җитәкчесе Айсылу Әхмәтшина). “Иң ягымлы кыз” – Бидәңгедән Ильвина Мәүлетова (җитәкчесе Илһамия Сибгатуллина).

“Иң сылу кыз” – Кече Әтрәчтән Алабирде урта мәктәбе укучысы Камилә Нургалиева (җитәкчесе Алсинә Фәйзуллина). “Иң мөлаем кыз” – Бидәңгедән Сабина Сәйфетдинова (җитәкчесе Илһамия Сибгатуллина). “Иң сөйкемле кыз” – Кече Әтрәчтән Инзилә Нургалиева (җитәкчесе Алсинә Фәйзуллина). “Иң кыю кыз” – Олы Тормыдан Алисә Әхмәтҗанова (җитәкчесе Алсу Гатауллина). “Иң зирәк кыз” – Кызыл Тарханнан Алия Җамалова (җитәкчесе Дания Сәйфет­динова). “Иң уңган кыз” – Тәтештәге 2нче урта мәктәптән Ильвина Саматова (җитәкчесе Гөлия Нәфигина). “Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз” – Түбән Тарханнан Рәзилә Галиуллова (җитәкчесе Миңзифа Галиуллова).

“Татар кызы – 2018” – Олы Тархан урта мәктәбе укучысы Айгөл Малькова (җитәкчесе Миңзифа Сәгыйтова).

Бәйгедә Гран-прига Казаннан килгән Элина Сафиуллова лаек дип танылды (җитәкчесе Кадрия Рашат кызы Гарапшина).
Бәйгедә катнашкан һәркемгә җиңүче номинациясе исеме язылган кызыл тасма һәм Тәтеш шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Дипломы белән акчалата сертификат, чәчәк гөлләмәсе тапшырылды. Бәйгенең иганәчесе –­ районның “Жуково” ҖЧҖ, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова. 

Җылы теләкләр яңгырады
“Районыбызда нинди сәләтле балалар яшәвенә бүген тагын бер кат инандык. Алар тырышып әзерләнгән, җитәкчеләре һәм әти-­әниләре дә күп көч куйган. Аларның туган телебездә җырлап-биюләре, йортта әни һәм әбиләренә аш-су әзерләүдә ярдәм итүләре, гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмыйча, матур итеп күрсәтә алулары бик сөендерә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын”, – диде Рима Гомәр кызы балаларга изге теләкләрен җиткереп.

Бәйгене оештырган районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова “Нәни энҗеләр”нең тәүге тапкыр уздырылуын билгеләп үтеп, ул алга таба да дәвамлы булсын иде дигән теләген белдерде. 

“Беренче коймак төерле була” дигән гыйбарә яшәсә дә, бу очракта ул чынлыкка туры килмәде. Барысы да ихлас итеп, яхшы әзерләнгән иде һәм бәйгенең һәр мизгеле тирән тәэсирләр, онытылмас хис-кичерешләр калдырды.

Котлыйбыз сезне районның “Нәни энҗеләре”! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев