Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Һөнәренә тугры хәрби

Килдештән майор Геннадий Зубов утыз ел элек хәрби һөнәрне сайлаган.

(Тәтеш, 9 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, автор фотосы). Кораллы көчләрдә озак вакытлар хезмәт итү әлеге өлкәдәге кешеләрдә үзгәрешсез эзләр калдыра. Геннадий Ильичта да нәкъ тә менә шундый мактауга лаек ыспайлык, басынкы сөйләм һәм җитдилек күренә. 

Ул ишле гаиләдә олы бала булганлыктан, әтисе белән әнисе колхозда эшлиләр, хәрби юнәлеш турында бөтенләй дә уйлап карамый. Мәктәпкә укытучы, танк гаскәрләрендә озак еллар хезмәт иткән Геннадий Карабаев килгәч, барысы да үзгәрә. Геннадий Ильич аның хәрби машиналар турында ничек итеп ләззәтләнеп сөйләвен әлегә кадәр хәтерли. Дөрес, унынчы сыйныфны тәмамлагач, нигәдер телемастер булыр­га уйлый һәм хәтта Ульяновскидагы махсус училищега укырга керә. Әмма кабаттан туган авылына әйләнеп кайта һәм армия­гә киткәнче механизатор булып эшли.

“Мине армия сафына 1978 елның 6 октябрендә чакыр­дылар. Хәрби хезмәтне Германиядә Совет гаскәрләре төркемендә, бронетанк базасында шофер булып үтәдем. Бер елдан соң рапорт яздым, Дрезденда имтихан тапшырдым – аны махсус күчмә комиссия кабул итте, һәм Ульяновскидагы Ленин исемендәге югары гвардия танк командасы училищесына укырга кердем. Сайлаган һөнәремнең дөреслегенә бер генә дә икеләнмәдем. Ул вакытлар ха­кында миндә иң яхшы ха­тирәләр сакланган, югый­сә тәртипләр кырыс бул­са да”, – дип сөйли Геннадий Ильич.

Училищены тәмамлаганнан соң, бүленү буенча Чехословакиягә гаскәрләрнең Үзәк төркеменә эләгә, танк взводы белән командалык итә. Аның әйтүенчә, хәрби тәэминатка акча яхшы бүлеп бирелгән, бу өйрәнүләрне даими үткәрү мөмкинлеген тудыр­ган. Тулысынча су астына төшеп, елгаларны кичкәннәр, орудиеләрдән атканнар, аннары хәрби бүлектә болытларга күтәрелгәннәр – һәм болар солдатларның хәрби әзерлек барышында үткән сынаулар исемлегенең бары тик бер өлеше генә. “Т-72 танклары яңа иде, мин үземнеке белән өч меңгә якын чакрым юл үттем. Машина тизлек белән хәрәкәт иткән чакта аның бөтен куәте сизелә. Андый мизгелләрдә нәрсә хис итүеңне сүзләр белән аңлатып бирү читен”, – дип уртаклаша Геннадий Ильич.
Чехословакиядә хезмәт иткәндә сыйныфташы Полинага өйләнә, биредә аларның ике уллары туа. Биш елдан соң Геннадий Ильичны Белоруссиядәге Борисов шәһәренә күчерәләр. Әгәр дә союздаш дәүләтләр территориясеннән гаскәрләрне чыгару һәм коралсызландыру турындагы килешү имзаланмаган булса, ир-атның язмышы ничек булыр иде, билгесез. 

Туган авылына кайткач, әйтергә кирәк, тормышны яңадан башларга туры килә. Мәктәпкә хәрби әзерлек укытучысы, технология, сызым педагогы булып эшкә урнаша. Әлеге вакытлар эчендә агач белән оста итеп эшләргә өйрәнә: тәрәзә кысаларын, ишекләр, җиһаз, уенчыкларны җиңел генә ясый, өч оныгын да моның белән сөендерә. Алты ел элек янә хәрби кием кигән: хәзер ул кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче. Үзләштерелгән хәрби һәм педагогия тәҗрибәсе үсеп килүче буынны тәрбияләү кебек, шундый җиңел булмаган эштә ярдәм итә. Әңгәмәбез хәрби машиналар турында барганда, Геннадий Ильичның күзләре балкып китә, чөнки, билгеле булганча, элекке офицерлар була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев