“Омикрон”. Вакцинация файдалы булуын дәлилли
Вакцина ясату һәм битлек кию “омикрон” яңа штаммыннан сакланырга ярдәм итәчәк.
(Тәтеш, 23 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Бу хакта һәм коронавирусның яңа төренең үзенчәлекләре турында безгә ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин сөйләде.
– “Омикрон” йоктырган вакытта күбрәк хәлсезлек һәм баш авыртулары борчый, еш очракта исне сизмәү һәм тәмне тоймау күзәтелә. Тулаем алганда, чирнең билгеләре безгә күптән таныш сезонлы ОРВИга охшаш: температура 38 градуска кадәр күтәрелү, кайчагында югарырак та булу, мускул һәм буыннар авырту, борын тыгылу, томау төшү, тамак төбе авырту, төчкерү, ютәлләү, ашыйсы килү теләгенең кимүе күзәтелә. Кайбер авыруларның тән температурасы түбәнәю, ә балаларда – йокы килү билгеләре була. Авыручыларның күбесе инфекцияне җиңел төрдә кичерә. Әмма, вирусның яңа төренең үзенчәлекләре кешеләр арасында тиз таралуга гына йогынты ясап калмыйча, сулыш юлларын, үпкәләрне дә тиз һәм актив рәвештә зарарлый, бу алдагы штаммнарга караганда, “омикрон”га тагын да җитдирәк итеп карау кирәклеген дәлилли. Шуны истә тотарга кирәк, алардан аермалы буларак, “омикрон” вакытында кеше беренче көннән үк чирне йоктыручыга әйләнә. Ике көннән алып биш көнгә кадәрге аеруча да кыска инкубация чорын – КОВИД-19ның яңа төренең үзенчәлеге дип атыйлар, бу аның бик тиз арада таралуын аңлата да инде. Бу элек күрелгән һәм билгеле булган профилактик чараларның барысын да үтәүне дәвам итү кирәклеген искәртәдәдер, мөгаен. Авыру билгеләре артканда мөмкин кадәр тизрәк изоляцияләнергә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм профилактикалау буенча барлык тәкъдимнәрне төгәл үтәргә – битлек кияргә, кулларны юарга, ераклыкны үтәргә һәм вакцина ясатырга кирәк. КОВИД-19дан прививка ясатмаган кешеләр һәм, өлкән яшьтәгеләр, шулай ук хроник авырулары булган кешеләр элеккечә үк куркынычлылык төркемендә кала бирәләр. Вакцина ясату, коронавирусның башка төрләрендәге кебек, иң ышанычлы саклану ысулы булып кала бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев