Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Өстәмә акча ничә сум тәшкил итә? 

Тәтешлеләрнең сорауларына РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова җавап бирә.

Тәтешлеләрнең сорауларына РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы 
Ирина Большакова җавап бирә.

– Авыл җирлегендә хезмәт куйган өчен пенсиягә өстәмә акча  кемнәргә тиешле?
– Авылда яшәүчеләргә өстәмә матди ярдәм каралган пенсия законы үзгәрешләре 2019 елдан үз көченә керә. “Иминият пенсияләре турында”гы Федераль канун (№400-ФЗ, 28.12.2013 елдан) тарафыннан, карт­лык һәм инвалидлык буенча иминият түләүләрен алучы, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләренә, авыл хуҗалыгында 30 елдан артык хезмәт куйган өчен, һәм түбәндәге шартлар булганда,   билгеләп куелган түләүләр суммасына 25 процент күләмендә пенсияләренә өстәмә каралган:
  авыл хуҗалыгында билгеле бер вазифаларда 30 ел хезмәт стажы (үсемлекчелек, терлекчелек, балык­чылык);
     авыл җирлегендә даими яшәү.

– Өстәмә акча ничә сум тәшкил итә? 
– Пенсия түләүләренең тулысынча күләме артмаячак, бары тик билгеләп куелган өлеше генә. Пенсионерлар өчен билгеләп куелган түләүләр күләме  2019 елның 1 гыйнварыннан  гомуми нигездә 5334, 19­ сум тәшкил итәчәк. Ә эшләмәүче пенсионерлар-авыл кешеләре өчен әлеге суммага 25 процент (1333,55 сум) өстәләчәк.

– Авыл стажына нинди вакытларда эшләгән чак­лар кертелә?
– Авыл хуҗалыгында эшләгән стажга 1992 елның 1 гыйнва­рына ка­дәр (вазифалар­га бәйле түгел) Россия Федера­циясе территориясендәге колхозда, ма­­шина-трактор станци­яләрендә, колхозара предприятиеләрдә (оешмаларда), совхозларда, крестьян (фермер) хуҗалыкларында хезмәт куйган вакытлар (эшчәнлек), 1992 елның 1 гыйн­варыннан соңгы вакыттагы һөнәрләр һәм вазифалар исемлеге нигезендә, тиешле исемлектә каралганча кертелә.

– Авыл җирлегендә эшләгән өчен пенсиягә өстәмәне ничек алырга?
– Авыл җирлегендәге пенсионерларга 2019 елда пенсия арту гаризасыз тәртиптә, пенсия эшләрендә булган документлар буенча башкарылачак. Димәк бу, өстәмә алу өчен РПФ­га мөрәҗәгать итәргә кирәкми дигән сүз – пенсия күләме хисаплау рәвешендә артачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев