Пиротехника куллану тыела
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары (№ 1062, 25.11.2020 ел) белән Татарстан территориясендә 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы аерым тәртип кертелә.
(Тәтеш, 6 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Янгынга каршы аерым тәртип гамәлдә булган вакытта, сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (машина юлларыннан башка) чикләреннән 500 метр, шулай ук ТКХ, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күмәк җыела торган объектлар, машина юллары чикләреннән 50 метр аралыкта пиротехник әйберләрне (бенгаль утлары, шартлаткычлардан башка) куллануны тыю гамәлгә кертелә.
Тәтешнең янгын күзәтчелеге белгечләре оешмалар җитәкчеләрен, эшкуарларның, районда яшәүчеләрнең һәм кунакларның барысын да янгынга каршы аерым тәртип вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмауларын үтенә һәм хокук бозучыларга РФ административ хокук бозу кодексының 20.4нче маддәсе 2нче өлеше (янгынга каршы аерым тәртип шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу) буенча чаралар кулланылуы турында кисәтә. “Штраф суммасы тәшкил итә: гражданнарга – 2дән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15тән 30 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарларга – 30дан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200дән 400 мең сумга кадәр”, – дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХ министрлыгы КЭИ һәм ПЭ ДИнең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы эчке хезмәтләр капитаны Роман Горбунов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев