Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Покрауда алма тозлаганнар, кәбестә кискәннәр һәм күрәзәлек иткәннәр

Халыкның мәдәни мирасы хәзерге җәм­гыять тарафыннан ру­хиятнең, буыннарның дәвамчанлыгы буларак аңлатыла.

(Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова, Маринав Кудашова фотосы).

Халыкның мәдәни мирасы хәзерге җәм­гыять тарафыннан ру­хиятнең, буыннарның дәвамчанлыгы буларак аңлатыла. Үзебезнең башлангычларга мөрәҗәгать итү – димәк, заманнар бәйләнешен торгызу, югалган кыйммәтләрне кире кайтару дигән сүз.

– Килдеш авылында Из­ге Богородица Покровы – авылыбызның төп бәйрәме, элеккеге кебек үк, иң мөһим көзге бәйрәм булып санала, чөнки авылдагы гыйбадәтханә дә әлеге бәйрәм хөрмәтенә шулай дип атала. Покрауга һәрвакытта җентекләп әзерләнәләр, шулай ук иң төп христиан бәйрәме – Пасхага да шулай ук. Хуҗабикәләр торакны кышка хәзерләгәннәр. Бик яхшылап җыештырганнар: түшәмнәр, стеналар, тә­рә­зәләр юылган, икенче кат рамнары куелган. Бу вакытка авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланып, бө­тен уңыш җыеп алынырга тиеш булган. “Покрауга соңгы уңышны җыеп алганнар” дигәннәр авылда. Покрауда алма тозлаганнар, кәбестә кискәннәр. Тозлы кәбестәдән щи ашы мордва гаиләләрендә көн саен диярлек әзерләнгәнлектән, кәбестәне күп итеп, якынча 10-20 чиләк тозлаганнар, – дип сөйли Килдеш авылы китапханәсе китапханәчесе Марина Кудашова.

Аның әйтүенчә, борынгы вакытта, бәйрәм җитәрәк, авыл халкы көзге кыр-басуларга чыккан, анда алар җыеп алынган мул уңыш өчен уңыш алиһәсенә рәхмәт белдергәннәр һәм киләчәктә дә кешеләрне үзенең рәх­мәтеннән, ризалыгыннан ташламавын сораганнар. Аннары, христиан дине килгәч, бу йола зиратларда дога кылу һәм ашап-эчүне күз уңында тоткан, хәзерге вакытта да мәрхүмнәргә мөрәҗәгать итү өчен зиратка барганда традицион ризыклар алып килү шулай ук мәҗбүри булып тора.

– Кыш сизелмичә, кыенлыкларсыз үтеп китсен өчен бәйрәмне бик күңелле итеп үткәрергә кирәк булган. Хуҗабикәләр милли ризыклардан мул табын әзерләп, гаилә – туганлык бәйрәме оештырганнар. Йорттан-йортка йөргәннәр, җырлаганнар, күңел ачканнар, күрше авыллардан кунак­лар кабул иткәннәр. Бәйрәм өч көн дәвам иткән. Яшьләр күңел ачканнар, бу вакытта алар үзләренең гомерлек парларын күзләгәннәр. Җәй көннәрендә кышкы туй сезонына әзер булмау­чылар өчен әлеге бәйрәм менә дигән мөмкинлек булган, чөнки кышкы туй сезоны Покрау бәйрәменнән соң башланган. Бу вакытта өйләнешкән гаиләләр иң нык һәм бәхетлеләр дип саналганнар, – ди Марина ­Кудашова.

Любовь Исаева Килдештә Покрауны ничек билгеләп үтүләре турындагы хатирә­ләре белән уртаклашты:  
– Яшь чакта без бәйрәм алдыннан өйдә түгел, бер әби янында куна идек. Ул: “Бүген Покрау, йоклар алдыннан “Пок­рау, Покрау, җирне кар белән капла, ә миңа кияү насыйп ит”, дип әйтеп, күрәзәлек итәргә кирәк, дия иде. Әлеге сүзләрдән соң төнлә сөйгән ярың төшеңә керергә тиеш.  Һәм чынлап та, булачак ирем минем төшемә нәкъ тә шулай кергән иде.
Материал Килдештә яшәүче өлкәннәр сөйләве буенча язып алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев