QR-код – Гамәлдә. Вакцинация ни өчен кирәк
Бүгенге көндә Тәтеш районында коронавирус белән хәл элеккечә киеренке булып кала бирә.
(Тәтеш, 17 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Без районыбызда коронавирус инфекциясе чире таралу куркынычын киметү өчен нинди чаралар күрелүен, законда билгеләнгән кагыйдәләр үтәлмәгәндә нинди җаваплылык каралуын һәм вакытлыча инфекция госпиталенең ничек эшләвен белдек.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Апас, Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш районнары территориаль бүлеге начальнигы Олег Мазюкин:
– 11 октябрьдән төрле учреждениеләргә һәм иҗтимагый чараларга бару өчен QR-кодлар системасы эшли башлады, ә 30 октябрьдән вакцина ясатмаган һәм соңгы алты ай дәвамында коронавирус белән авырмаган 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри үзизоляция кертелде.
ТР буенча баш дәүләт санитар табибының 7 санлы Карары нигезендә, 2021 елның 9 ноябреннән вакцинаның беренче компонентын алмаган, ә 7 декабрьдән коронавируска каршы вакцинация курсын төгәлләмәгән хезмәткәрләр эштән азат ителергә тиеш. Безнең хезмәткәрләр хезмәт коллективларында карарның үтәлешен һәм керү өчен QR-код таләп ителә торган учреждениеләрне тикшерә башлады инде.
Моннан тыш, агымдагы елның 22 ноябреннән 18 яшьтән өлкәнрәк җәмәгать транспорты пассажирлары дәүләт хезмәтләре порталында алынган QR-кодны (вакцинацияләүнең тулы курсын узган һәм коронавирус белән авырган кешеләргә бирелә) яки медицина күрсәткечләре буенча вакцинациядән кичектерелү QR-кодын күрсәтергә тиеш булачак. Хәзерге вакытта республика халкына биреләчәк бердәм код ТР сәламәтлек саклау Министрлыгы базасында эшләнә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Абрамов:
– Без ТР Министрлар Кабинеты карарында каралган КОВИДка каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту буенча эшне дәвам итәбез.Безнең хезмәткәрләр көн саен ваклап сату, җәмәгать туклануы объектларын, хезмәт күрсәтү өлкәсен, башка урыннарны тикшерәләр. Моннан тыш, транспорт инфраструктурасы объектлары да безнең контрольдә, анда без атна саен уртача 15 тәртип бозу очрагын ачыклыйбыз.
Югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралганлыгы турында тагын бер кат исегезгә
төшерәсем килә. Ул гражданнарга – бер меңнән утыз мең сумга кадәр, вазифаи затларга – ун меңнән илле мең сумга кадәр; юридик зат булып теркәлмәгән эшмәкәрләргә – утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Шуны истә тотарга кирәк: законда яңа коронавирус инфекциясенә (КОВИД-19) каршы вакцинация үткәрелү, кичерелгән авыру һәм (яки) аны ясатуга каршылыклар булу турында ялган сертификатлар һәм белешмәләр әзерләгән һәм тараткан өчен җаваплылык каралган.
Әлеге хокук бозуларны кылган өчен җинаять һәм административ җаваплылык каралган. Шулай итеп, җинаять субъекты булып ялган документ алган, саклаган, йөрткән зат санала (бу очракта куллану максатларында – сертификат). Бу гамәл өчен иң зур җәза – бер елга кадәр иректән мәхрүм итү. Шулай ук ялган документлар – вакцинация турында сертификатлар, QR-кодлар һәм ПЦР-тестлар кулланган затлар җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш. Бу очракта иң зур җәза – алты айга кадәр кулга алыну.
Тәтеш ҮРХнең вакытлыча инфекция госпитале мөдире Гөлия Курцева:
– Хәзерге вакытта госпитальдә 18 кеше бар: сигез пациент авыр хәлдә, өчесе – НИВЛда (үпкәләрнең инвазив булмаган ясалма вентиляциясе), дүртесе – уртача авырлыкта, Бобров аппараты аша кислородта, өчесенең авыруы җиңелчә уза.
Пациентлар авыруны җиңел кичергәндә – 7-10 көн, уртача хәлдәгеләр – 12-16 көн, авыр хәлдә булучылар 16 көн һәм аннан күбрәк дәваланалар. Госпитальнең биш ай ярым эшләве дәверендә 228 кеше дәваланды, шуларның 15е вафат булды. Пациентның стационарда иң озак дәвалануы 42 көн тәшкил итте.
Госпитальдә озак дәваланмау яки бөтенләй биредә ятмау өчен, һичшиксез, вакцинация узарга кирәк. Бу үзеңне һәм якыннарыңны сакларга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев