Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов чик буе хәрби хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый

28 май – Чик сакчылары көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов чик буе хәрби хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:

– Бу бәйрәм – батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга какшамас туг­рылык символы. Чик сакчылары өчен дәүләт чикләрен саклау изге бурыч булды һәм шулай булып кала да. Алар илнең иминлеген һәм гражданнарның тынычлыгын тәэмин итеп, аңа якынлашучылар юлында һөҗүмне берен­челәрдән булып кабул итә.

Бүгенге көндә, махсус хәрби операция үткәрү шартларында, чик буе гаскәрләренең роле күп тапкырларга арта. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге – чик буе гаскәрләренең хәзерге вакытта да илнең ышанычлы калканы булып калуына иң яхшы дәлил.

Чик буе хезмәтенең данлы традицияләренә нигез салган ветераннарга һәм Россия чикләрен лаеклы саклаучылар тәрбияләгән ата-аналарга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм.

Сезгә нык сәламәтлек, какшамас рухи көч, гаиләләрегезгә иминлек һәм тыныч күк йөзе телим.

фото:архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев