Рәмис Сафиуллов массакүләм мәгълүмат чаралары, полиграфия хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә
19 май – Татарстан Республикасы Матбугаты көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов массакүләм мәгълүмат чаралары, полиграфия хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Сез күп еллар дәвамында районыбыз тормышын һәрьяклап яктыртасыз, анда яшәүчеләргә вакыйгалар үзәгендә булырга һәм тормышның заманча сулышын тоярга ярдәм итәсез. Сезнең тәҗрибәгез, югары профессиональлегегез нәтиҗәсендә укучылар объектив һәм вакытында мәгълүматлар алалар. Сез көнүзәк мәсьәләләрне күтәрәсез, район газетасын кызыклы, эчтәлекле итү өстендә эшлисез һәм басылган һәр сүз өчен зур җаваплылык тоясыз.
«Авангард» газетасы редакциясе хезмәткәрләренә район халкы хакына көндәлек һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Чын күңелдән сезгә илһам, даими иҗади эзләнүләр, яңа идеяләр һәм проектларыгызның уңышлы тормышка ашуын телим. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, иминлек юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев