Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче православие динендәге кешеләрне котлый
20 апрель – Пасха бәйрәме.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче православие динендәге кешеләрне котлый:
– Пасха бәйрәме тормыш, игелек һәм яктылык тантанасын гәүдәләндерә. Ул безгә төп рухи кыйммәтләрне искә төшерә, кешелекнең иң яхшы сыйфатларын ача һәм дөньяны чистарак итә, кешеләрнең рухи якынаюына, Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкларның тынычлыгын һәм татулыгын ныгытуга ярдәм итә.
Бу көн һәр йортка шатлык һәм өмет, яхшы кәеф, иминлек һәм иртәгәге көнгә ышаныч алып килсен. Сезнең гаиләләрдә һәрвакытта тынычлык, игелек, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев