Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлый

Яңа елның нинди булачагы бары тик бездән тора.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлый:

– Үтеп баручы ел вакыйгаларга бай булды, әлбәттә. Ул безнең барыбыз өчен дә җиңелләрдән булмады. Әмма сынаулар белән бергә яңа тәҗрибә дә алып килде, яңа офыклар ачарга, үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бирде. Без узып баручы елда безне көткән каршылыкларны җиңеп, киләсе елга башыбызны горур күтәргән ­килеш карый алабыз.  

Мин район халкының барысына да аңлаулары, ышанычлары һәм район тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәм. Без бит үз алдыбызга куйган югары максатларга бары тик бергәләп кенә ирешә алабыз.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2025 ел Татарстанда Ватанны саклау­чылар елы дип игълан ителде. Өйләреннән еракта Ватаныбызның, гаиләләребезнең иминлеген һәм үсеп килүче буыннарның киләчәген тәэмин итүчеләргә зур рәхмәт белдерәм. 

Яңа елның нинди булачагы бары тик бездән тора. Эштә һәм укуда уңыш­ка ирешү омтылышыннан, яхшы башлангычлардан, файдалы эшләрдән һәм ­каза­­ныш­лардан. Бергәләп барлык уй-ниятләребезне тормышка ашыра алачагы­бызга ышанам. 2025 ел сезгә иминлек, якты җи­­ңүләр алып ­килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев