Район аграрийлары сабан культураларын чәчүгә керештеләр
Район аграрийла-рының – киеренке вакыты.
(Тәтеш, 29 апрель, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова, Радик Йосыпов фотосы).
Район аграрийла-рының – киеренке вакыты. Төп бурыч – язгы кыр эшләрен, бөртеклеләрне чәчүне уңайлы агротехник сроклардан калышмыйча төгәлләү.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, сабан культураларын 46 477,7 гектарда чәчү планлаштырыла, шуның 14 876,5 гектары – сабан бодаена, 11 518,2 гектары – арпага, 160 гектары – солыга, 903 гектары – борчакка, 990 гектары – кукурузга, 20 гектары викага бүлеп бирелгән.
Техник культуралар 10 659 гектарны билиячәк, аларның күпчелек өлешенә – 6057 гектарда шикәр чөгендере орлыклары чәчеләчәк, калганында – рапс, көнбагыш һәм горчица булачак.
“Колос” агрофирмасы хезмәтчәннәре – шикәр чөгендере һәм арпа, “Нур” агрофирмасы эшчәннәре арпа һәм солы чәчү өчен кырга районда беренчеләрдән булып чыктылар.
Кыр эшләре көндәлеге
28 апрель мәгълүматлары буенча, авыл хуҗалыгы культураларының сабан чәчүе 1645 гектар мәйданда башкарылган, шул исәптән сабан культуралары – 1305, шикәр чөгендере – 340 гектарда.
Район кырларында 103 тырмалау агрегаты, 11 чәчү комплексы һәм 10 чәчү агрегаты эшли.
Уҗымнар 80 проценттан артык мәйданда тырмаланган, туңга сөрү – билгеләнгән күләмнең 50 проценттан артык мәйданында башкарылган.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны өстәмә тукландыру тулысынча төгәлләнгән.
Уңыш булдыру өчен район хуҗалыкларында бер гектарга 110 килограмм тәэсир итүчән матдә сатып алынган, әлеге күрсәткеч буенча тәтешлеләр – Татарстанда иң яхшылар рәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев