Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүче барлык православие динендәге кешеләргә мөрәҗәгать итә

24 апрель – Пасха бәйрәме.

(Тәтеш, 24 апрель, “Тәтеш таңнары”).

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Пасха бәйрәме җитәр алдыннан районда яшәүче барлык православие динендәге кешеләргә мөрәҗәгать итә:
– Әлеге язгы көннәрдә кешеләрнең йө­рәкләре пасха шатлыгы белән тулылана. Бәйрәм тынычлык, игелек һәм гаделлек тантанасына ышанычны ныгыта, мәхәббәт һәм татулыкны гәүдәләндерә, барыбызны да рухи кыйммәтләр белән берләштерә, игелекле эшләр һәм гамәлләр башкару теләген уята.
Безнең районда христиан динендәге төрле милләт вәкилләре тату гаиләдәй яши. Безнең бердәмлек мәдәниятләрне үзара баетуга, сабырлыкка, кешеләрне яратуга, мәрхәмәтлелеккә өндәүче югары әхлакый идеалларга ни­гез­ләнгән. Рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, һәрбер диннең үзенчәлекләренә хөрмәт белән карау, респуб­ликада халыкның бердәмлеген, тотрыклылыкны саклау һәм ныгыту – безнең уртак бурычыбыз.   
Барыгызга да тынычлык һәм татулык телим. Нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм муллык сезнең юлдашыгыз булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев