Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
26 апрель – Радиация фаҗигасен һәм һәлакәтен бетерүдә катнашучылар көне.
(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Радиация фаҗигасен, һәлакәтен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге аварияләр, һәлакәтләрнең корбаннарын искә алу көне – атом-төш һәлакәтләренең куркынычлыгы, Чернобыль фаҗигасенең озак вакытлы нәтиҗәләрен киметү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне ныгыту кирәклеге турында искә төшерү буларак билгеләп үтелә. Цивилизацияле барлык кешелек бу көнне Чернобыль турында, гомерләрен һәм сәламәтлеген кызганмыйча, нурланышны туктатып, зур бәлагә юл куймаучыларны искә ала. 36 елдан соң бу көн безне кеше эшчәнлегенең мөмкин булган нәтиҗәләре, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, җир йөзен радиацияле һәлакәттән коткарган кешеләр алдында бурычлы булуыбыз хакында уйланырга мәҗбүр итә.
1986 елның 26 апрелендә атом энергетикасында моңарчы күрелмәгән фаҗига – Чернобыль АЭСында һәлакәт була.
Хәзерге вакытта Тәтеш районында техноген катастрофаларда катнашкан 25 граждан яши, аларның 8е – Чернобыль атом электростанциясендәге фаҗигане бетерүдә катнашучы, 1се – “Маяк” ПО һәлакәтен ликвидацияләүдә катнашучы, 4се – аерым куркынычлылыктагы подразделениедә катнашучы, 3се – чит җирдән күченеп кайтучы, 9ы – фаҗигане ликвидацияләүчеләрнең тол хатыннары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев