Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Ватанны саклаучыларны һәм Россиянең чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннарны тәбрикли
28 май – Чик сакчылары көне
(Тәтеш, 28 май, "Тәтеш таңнары"). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Ватанны саклаучыларны һәм Россиянең чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннарны тәбрикли:
– Ватан чикләрен саклау борын-борыннан аеруча да мактаулы һәм җаваплы хезмәт дип саналган, ул бары тик иң яхшы хәрбиләргә генә ышанып тапшырылган. Тәтеш районындагы якташлар да чик буе хезмәте тарихына үзләренең каһарманлыкларын теркәп калдырган. Сезгә кыюлыгыгыз һәм хәрби бурычыгызны намуслы үтәгәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Сәламәтлек, хәрби хезмәтегездә уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев